Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:26

Горбачев һәм Ельцин чорында Русия Югославия канкоешын кабатлаудан котылып калган булса, бүгенге Русия Милошевич Югославиясен көннән-көн ныграк хәтерләтә.

Слобадан Милошевичның Югославияне серблар кулындагы бердәм ил итеп саклап калу өчен ксенофобик серб милләтчелеген һәм ярым хәрби серб көчләрен куллануы 1989-1991 елларда Көнбатышны бу хәлләр Советлар берлегендә тагы да зуррак күләмдә кабатланырга мөмкин дигән куркуга салган иде. Бәхеткә Советлар берлеге серб җитәкчесе юлыннан китмәде. Әмма ике дистә ел үткәннән соң хәзерге Русия федерациясе шул юлдан китәргә мөмкин. Бу юл урыслар өчен дә, Русиядә яшәүче урыс булмаган халыклар өчен дә, Русиянең күршеләре өчен дә һәм бар дөнья өчен дә зур бәлага әвереләчәк.

Мәскәүнең 1991 елда һәм аннан соңгы беренче унъеллыкта Милошевич юлын сайламавына өч сәбәп бар иде. Беренчедән, урыс милләтчелеге сербларныкыннан көчсезрәк кенә түгел, ә башка төрле иде. Урыс милләтчеләренең дәүләткә һәм үзләренең корбан булуы мәсьәләсенә карашы башкачарак булды. Әгәр дә Михаил Горбачев яки Борис Ельцин милләтчелекне куллана башлаган булса, тагын да күбрәк төбәкләр Русиядән тагын да тизрәк аерылырга теләгән булыр иде. Һәм ул чакта әлеге җитәкчеләрнең икесе дә бу куркынычны бик яхшы аңлый иде.

Икенчедән, Горбачев Советлар берлеген теге яки бу хәлдә саклап калырга теләгәндә Ельцин аны теләмәде. Шулай ук Ельцин, серб диктаторыннан аермалы буларак, империя йөгеннән арыну урыслар өчен бары файдага гына булачак, ә Балтыйк илләренең һәм 11 совет республикасының аерылуына юл куймау өчен көч куллану урысларга өстәмә газаплар гына китерәчәк дип исәпләде. Аның Казанда "күпме йота алсагыз, шул кадәр суверенитет алыгыз", дигән сүзләрен урыс милләтчеләре әле һаман да каргап искә ала.

Өченчедән, Югославиядәге башка республикалар аерылганнан соң кечкенә генә бер ил булып калган Сербиядән аермалы буларак, Русия Советлар берлеге таркалганнан соң дөньяның иң зур иле булып калды. Аның хәрби куәте, Советлар берлегеннән калган сәнәгате, мөһим халыкара көч булып калырга ярдәм итүче атом кораллары бар иде.

Кызганыч ки, соңгы унъеллыкта Русия федерациясенең барлык бу сыйфатлары үзгәрде. Владимир Путинның җәмгыятьне бүлгәләү һәм хакимиттә калу өчен милләтчелекне алга сөрүе нәтиҗәсендә урыс милләтчелеге көчәеп кенә калмады, ә бик нык ксенофобик төс алды һәм төп игътибарын урысларның "корбан" булуына юнәлтте. Нәтиҗәдә, урыс булмаганнарга карата көч кулланырга, үзәк хөкүмәтнең мигрантларга һәм милли азчылыкларга каршы сәясәтен якларга әзер булган урыслар артканнан арта бара.

Өстәвенә, Ельциннан аермалы буларак, Путин Советлар берлегенең җимерелүен XX гасырның "иң зур геополитик казасы" дип атау белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең көндәшләренә карата көч кулланудан да тартынып тормый, бәйсез, әмма Мәскәү яклы төркемнәрнең куркыныч гамәлләренә киртә куймый. Өстәвенә ул тоталитар диктатор Сталинны "эффектив менеджер" дип атап даими алга сөреп килә, Мәскәүнең яки үзенең һәрбер көндәшен "дошман" дип атый. Русия федерациясенең берәр өлешенең аерылуын алга сөрүче яки аны уңай күренеш буларак бәяләп фикерләшүче һәрбер кеше хәзер "дошман" дип атала. Путинның мондый сүзләрен кайбер урыс милләтчеләре дә күтәреп ала һәм ни эшләргә теләсәләр шуны хуплаучы фатиха буларак кабул итә.

Һәм Русия федерациясе, Путинның барлык купшы сүзләренә карамастан, инде элеккеге кебек көчле ил түгел. Путин Русияне чимал сатучы илгә әверелдерде, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын, мәгарифне һәм барлык социаль ярдәмне көчсезләндерде. Мәскәүнең әле дә атом кораллары бар һәм ул Грузия, Украина кебек күрше илләргә карата басым ясый ала. Әмма ул инде элеккеге куәтенә ия түгел, һәм, әгәр дә милли хәрәкәтләр, төбәкләрдәге көчләр хәзерге Русия җирләрендә үз дәүләтләрен төзүгә ирешә алсалар, Мәскәү тагын да көчсезләнәчәк.

Кызганыч ки, бүгенге Русия 1989 елгы Сербиягә ныграк охшый бара. Аның бик нык ксенофобик милләтчелеге генә түгел, җитәкчесе дә һәм көч культы да ул чордагы Сербияне хәтерләтә. Бу исә алдагы атналарны һәм айларны чыннан да куркыныч чорга әверелдерә. Һәм бу үзгәрешне хәзерге Русия федерациясендәгеләр генә түгел, дөньядагы калган илләрнең башкалаларында да аңларга тиешләр.

Пол Гобл
сәяси күзәтүче

Азатлыкның "Комментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG