Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт җәмәгатьчелеге Хәмитовны урыныннан алу өчен көрәшә


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов

Бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовны вазифасыннан бушатуны сорап республиканың югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә гаризаны кабул итмәве сәбәпле, җәмәгатьчелек Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә булды.

Башкортстан республикасына президент итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнү белән бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре аңа оппозициягә берләшкән иде. Башта алар "республиканың мөстәкыйльлеген якламый", "федератив килешү мәсьәләсен күтәрми" дигәнрәк сүзләр белән генә чикләнеп килде. Дөрес, Башкортстанның мөстәкыйльлеге элекке президент Мортаза Рәхимов чорында ук югалган иде. Нәкъ ул җитәкчелек иткән чорда Башкортстан Конституциясе Русиянеке белән тәңгәлләштерелеп бетте. Нәкъ Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорда Башкортстан федераль үзәк белән ике яклы килешүдән колак какты.

Хәмитовка каршы төркем, аеруча соңгы чордагы мәгариф проблемалары уңаеннан җиң сызганып алды. Башкортстан президентының башкорт телен ата-ана ризалыгы белән генә укыту кирәклеге уңаеннан фикерләре, мәктәпләр ябылу әлеге төркем өчен утка керәчен сибү кебек булды, гәрчә Башкортстанның мәгариф турындагы канунында башкорт теленең дәүләт теле буларак укытылуы шул килеш калдырылып, мәктәпләрдә башкорт теле мәҗбүри укытылса да. Гәрчә оптимизация сәбәпле, санаулы (берничә) бала гына укыган башкорт мәктәпләре генә ябылса да. Ә бит шул ук вакытта илледән артык башкорт гимназиясе һәм лицее һаман да булса белем бирүне дәвам итә. Татар гимназияләре икәү -- Бәләбәй һәм Уфаның Черниковка бистәсендәге 65нче санлы уку йортлары гына. Уфаның 84нче санлы татар гимназиясе дигән уку йортында татар гимназия сыйныфлары белән беррәттән урыс сыйныфлары, ягъни гади сыйныфлар да эшли. Шулай булгач, бу уку йорты һич кенә дә тулысынча чын татар гимназиясе була алмый. Шул ук вакытта татар җәмәгатьчелеге башкорт җәмәгатьчелегенең оппозициягә басуына елмаеп карый. Имеш, алар беренче нәүбәттә президентның милли чыгышына риза түгел.

16 октябрьдә Рөстәм Хәмитовны вакытыннан алда вазифасыннан алуны күтәреп бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге республиканың Югары мәхкәмәсенә гариза күндергән иде. Аны йөз кеше имзалады. Югары мәхкәмә Хәмитовны ул чактагы Русия башы Дмитрий Медведев тәкъдиме белән республика парламенты билгеләвен искә төшереп, халык тарафыннан сайланмавы сәбәпле аны вазифасыннан алу эшен караудан баш тартты. Инде килеп әлеге төркем республиканың Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Бу хакта әлеге дәгъва текстлары авторы Азамат Галин белдерде.

Азамат Галин
Азамат Галин
“Башкортстандагы мәхкәмә башкарма хакимият белән тыгыз бәйләнештә. Шуңа без республиканың югары мәхкәмәсеннән башка җавап көтмәдек тә. Русия Конституция мәхкәмәсе безнең гаризаны карап, эшне карау өчен республиканың Югары мәхкәмәсенә кайтарыр дип өметләнәбез”. Әлеге гаризада Башкортстан президентының ничек билгеләнүе искә төшерелмичә, кабат вазифаларын вакытыннан алда бетерү кирәклеге, Башкортстан президентының Кроношпан төзелешен яклавының кануни булмавы һәм башка дәгъвалар аталган. Шуны да әйтергә кирәк, Кроношпан корылмасын төзүнең канунлы булмавы турында Кремльнең контроль идарәсе башы Константин Чуйченко да белдергән иде. Ул корылма төзүгә рөхсәт булмавы, дәүләт экспертизасы эшләнмәве, халыкка төзелешнең хәвефсез булуы турында аңлату эшләре үткәрелмәве турында Владимир Путинга да җиткергән.

Башкортстан президенты хакимияте башлыгы урынбасары Габбас Галләмов башкорт җәмәгатьчелегенең Русия Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүе буш гамәл, хәтта мәхкәмә аны караган очракта да, әлеге төркем Хәмитовны вазифасыннан бушату өчен кирәкле 25% тавышны җыя алмый дип исәпли. Ул, шул ук вакытта, Кроношпан корылмасы төзелешендә Мәскәү тапкан җитешсезлекләрне тануын һәм аларны төзәтү эшләре баруын белдерде. Бу хакта ул федераль мәгълүмат чараларына биргән комментарында хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG