Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе Татарстан халкының кайгысын уртаклаша


Кырымтатар халкы мәҗлесе Казан һава аланында булган очкыч фаҗигасе нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклаша. Бу хакта мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган хатында белдерә.

“Башка юлчылар белән бергә очкыч һәлакәтәндә улыгыз Ирекның фаҗигале һәлак булу кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә Сезгә, гаиләгезгә, фаҗигадә һәлак булганнарның гаиләләренә бу авыр югалтуларны кичерергә ярдәм итсен”, диелә кырымтатар мәҗлесенең кайгы уртаклашу хатында.
XS
SM
MD
LG