Accessibility links

Кайнар хәбәр

Selfie – 2013 елның “ел сүзе”


Selfie ("селфи"), ягъни үз үзеңне фотога төшерү дигән сүзне Оксфордның инглиз теле сүзлеген төзүчеләр ел сүзе дип сайлап алган.

Reuters хәбәр итүенчә, бу сүзне куллану узган ел белән чагыштырганда 17 мең процентка арткан. Оксфорд сүзлегендә selfie-гә смартфон, йә веб-камера белән үз үзеңне төшереп социаль челтәрләргә кую дигән аңлатма бирелгән. Бу сүзне беренче тапкыр 2002 елда Австралиядә кулланганнар.

1884 елдан бирле чыгып килүче Оксфорд сүзлеге версиясенә күрә, “ел сүзе”нә көндәшләр арасында виртуаль валютаны аңлатучы bitcoin да бар. Бу сүз 2009 елда кулланыла башлаган. Соңгы вакытта бу валютага сорау нык үскән. АКШ юстиция министрлыгы аны кануный дип тапты, ә Кытайда виртуаль акчаларга яңа фатирлар һәм йортлар сата башладылар. Bitcoin-ның төп үзенчәлеге шунда, сатып алучы тулысынча аноним булып кала.
XS
SM
MD
LG