Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Русия җәмәгать пулатын мәхкәмәгә бирә


Татарстандагы төрмәләрнең берсе
Татарстандагы төрмәләрнең берсе
Русиянең алты төбәгендәге 14 хокук яклаучы төрмәләрдәге хәлне күзәтүче җәмәгать төркеменә кертмәгәнгә Русия җәмәгать пулатын мәхкәмәгә бирә.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов актив эшчәнлек алып барганга үзен бу төркемгә алмауларын белдерә. Аның сүзләренчә, ул җәмәгать күзәтүендә булганда Казан полициясенең башбаштаклыгына каршы чыгышлар ясаган, үзәк “Дальний” бүлегендә полициянең көч куллану очракларын тикшергән. Бу хәлләр Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе җитәкчелегенә ошамаган.

Хокук яклаучылар Татарстан, Мәскәү, Петербур, Чуашстан, Коми һәм Мордовиядә җәмәгать күзәтүе төркемен туплау белән канәгать түгел. Алар шикаятьләрендә җәмәгать пулаты шурасы утырышының әгъзаларны сайлаганда ябык ишекләр артында үтүен, хокук яклаучыларны бу төркемгә алмауга аңлатма бирмәүләрен күрсәтә.

Җәмәгать пулаты бу гаепләүләрнең барсын да кире кага һәм регламент нигезендә эш итүләрен белдерә.

Русиядә 2008 елдан бирле җәмәгать күзәтүе төркемнәре эшләп килә. Бу төркемгә кергәннәр төрмәләргә, колонияләргә, хөкем карары чыкканчы ябылу урыннарына керә, ябылудагылар белән сөйләшә, аларның шикаятьләрен тикшерә ала.

Бу төркемгә намзәтләрне иҗтимагый оешмалар тәкъдим итә, Русия җәмәгать пулаты хуплагач кына төбәкләрдәге пулатлар исемлекне раслый.
XS
SM
MD
LG