Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан президентларының очрашуын хуплады


Серж Саргсян (с) һәм Илһам Алиев
Серж Саргсян (с) һәм Илһам Алиев
Венада Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан президенты Серж Саргсянның очрашуы АКШта хупланды.

Дәүләт департаменты бу сөйләшүләрне “диалогны яңартуга әһәмиятле адым булды” дип белдерде. Белдерүдә яклар Таулы Карабах низагын чишүгә омтыла диелә.

Алиев һәм Саргсян Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Мински төркеме канаты астында очрашты. Хәзер АКШ, Франция һәм Русия аның рәистәшләре булып тора. Очрашудан соң ике президентның да якын арада сөйләшүләрне дәвам итәргә ризалашуы белдерелде, әмма төгәл вакыты игълан ителмәде.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында Мински төркеме Таулы Карабах низагын тыныч юл белән чишү өчен 1992 елда төзелде. Әрманстан, Азәрбәйҗан белән беррәттән Беларус, Германия, Италия, Швеция, Финляндия һәм Төркия бу төркемнең даими әгъзалары булып тора. Төркемгә “өчлек” рәисташлар җитәкчелек итә һәм алар алышынып тора.
XS
SM
MD
LG