Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cобянин: Мәскәүдә мәчетләр җитәрлек


Русия башкаласында мәчетләр саны җитәрлек, дип белдерде Мәскәү мэры Сергей Собянин.

“Мәскәүдә мәчетләр җитә дип улыйм. Җитмәсә, мөселман бәйрәмнәренә күпчелек кешенең башка төбәкләрдән, Мәскәү өлкәсеннән килүен күрәбез. Килүчеләрнең 60-70 проценты – башка төбәкләрдән. Ләкин без барлык теләүчеләрне дә гыйбадәт урыны белән тәэмин итә алмыйбыз. Минемчә, бу кирәк тә түгел”, - ди Собянин Комсомольская правда газетасына биргән интервьюсында.

Шәһәр башлыгы шулай ук Мәскәүдә башка мәчетләр төзелешенә рөхсәт бирелмәгәнен билгели. Хәзерге вакытта башкала үзәгендә “Олимпия” стадионы янында яңа мәчет төзелеп килә.
XS
SM
MD
LG