Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:39

Рамазан Абдулатипов Дагыстанны дүрт бүлгегә бүлә


Рамазан Абдулатипов

Рамазан Абдулатипов

Дагыстан президенты Рамазан Абдулатипов республиканың дүрт бүлгегә (территориаль округка) бүленәчәген белдерде.

“Һәр бүлгедә Дагыстан президентының вәкиле булачак. Алар хөкүмәт башлыгы һәм парламент рәисе белән бергә һәр атна саен мине теге, йә бу райондагы вәзгыять белән таныштырып торачак”, ди Абдулатипов.

Президентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, президент хөкүмәттә һәр районны һәм шәһәрне багып, республика җитәкчелегенә хәбәр итеп торучылар булмауны җитешсезлек дип саный.

XS
SM
MD
LG