Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тубылда татар мәктәбенең юбилее узды


Укучылар һәм укытучылар коллективы чыгышы
Укучылар һәм укытучылар коллективы чыгышы

15-16 ноябрьдә үткән Тубылдагы мәктәп бәйрәме “Этномәдәни компонентлы мәктәп - милләтара килешү мәктәбе” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе белән бергә үрелеп барды.

Төмән өлкәсе мәгарифе тарихында күренекле урын алып торган һәм 1918 елда татар балалары өчен ачылган Тубылның 15нче мәктәбе элек-электән иң актив татар яшьләрен үзенә туплап, аларны чын милләт җанлы зыялы шәхесләр итеп тәрбияләве белән аерылып тора.

Данлыклы 15нче мәктәп бинасы
Данлыклы 15нче мәктәп бинасы
Өлкәнең генә түгел, илнең төрле төбәкләренә таралган күренекле укучылары туган мәктәпләрен онытмыйлар, гел очрашулар оештырып, булышып торалар. “Бу мәктәп булмаса, кая йөргән булыр идем икән хәзер, мондый югары үсешләргә ирешмәгән булыр идем, авылда татарча укыган, урыс телен белмәгән татар балаларын тормышка яраклашкан, белемле кешеләр итеп укытып, тәрбияләп чыгардылар монда”, - дип куанып, горурланып сөйләде 1945 елда мәктәпне тәмамлаган, гомере буе балаларга туган тел,әдәбият нигезләрен өйрәткән, хәзер, 82 яшьтә булуына карамастан, авыл музеен җитәкләүче Галия апа Сәгыйтуллина.

Сәит Хисмәтуллин - тынгысыз шәхес
Сәит Хисмәтуллин - тынгысыз шәхес
Нык ихтыярлы, кешелекле, ышанычлы, оештыручанлык сәләтенә ия, шәһәр думасында ике чыгарылыш депутаты итеп сайланган, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясен җитәкләүче, татары өчен янып-көеп йөрүче акыллы директорлары – Сәит Хисмәтуллин белән соңгы елларда уңды бу мәктәп коллективы. Алар шәһәрдә иң-иңнәр арасында. Монда чит илдән дә кунаклар еш киләләр, таләпчән, идеяләргә бай, аларны тормышка ашыру өчен бар күңелен, көчен биреп эшләүче директор нәтиҗәле хезмәте белән һәркемгә үрнәк булып тора. Этномәдәни мәктәптә этномәдәни үзәк, өлкә татар мәгарифе музеен, татар чәйханәсен дә булдырды ул. Өстәмә корылма төзеп, анда зур актлар залын җиһазлады.

Хөрмәтле кунаклар
Хөрмәтле кунаклар
Мәктәп коллективы һәркемне хуш күреп каршы ала. Анда татарлар төрле чаралар, бәйрәмнәр еш үткәрәләр. Менә бу юлы да оештыручылар төбәкара фәнни-гамәли конференция өчен тагын 15нче мәктәпне сайладылар. Конференциягә җыелган этномәдәни мәктәпләр җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары пленар утырышта өлкә мәгариф һәм фән департаменты белгече Ольга Гроо, Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Җиһаншин, өлкә татар конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, Сәит Хисмәтуллинның эчтәлекле чыгышларын тыңлап, өлкәдә этномәдәни мәктәпләрнең хәле һәм мөмкинлекләр белән танышканнан соң, секцияләрдә эш башланды.

Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүче туган тел укытучылары
Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүче туган тел укытучылары
- Безнең икенче секциядә татар теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Иң мөһим сораулардан туган тел укытучысының яңа стандартлар буенча эшләү, туган телебезне саклап калу мәсьәләсе үзәккә куелды. Казан шәһәреннән килгән кунакларыбыз үзләренең тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Өлкәбездәге иң яхшы мөгаллимнәр мастер-класслар күрсәттеләр. Икенче көнне дә ачык дәресләр карадык. Шулай итеп рухи баеп, тәҗрибә алып, илһамланып кайттык. Яшь укытучылырга зур стажлы педагоглар үрнәк булып торалар, алар белән сокланабыз һәм горурланабыз. Үзебезнең эшебездә аларның төрле ысулларын һәм алымнарын дәвам итәргә тырышырбыз. Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә Иртыш елгасы музее, мини-ферма ачылу тантанасында да катнаштык. Мондый конференцияләр, семинарлар ешрак үтсен иде, - дип сөйләде Төмән районының Муллаш урта мәктәбе туган тел укытучысы Азалия Габдрәхимова.

Мәктәп директоры Сәит Хисмәтуллин элекке укучылар белән
Мәктәп директоры Сәит Хисмәтуллин элекке укучылар белән
“Мәктәптәге тынгысыз тормыш, шундый әһәмиятле чараларга әзерләнү күп көч таләп итсә дә, бәйрәмнән без баеп, дәртләнеп кайттык, - дип фикерләре белән уртаклашты монда өч рәхмәт хатына ия булган Төмән районының Шыкча урта мәктәбе укытучысы Гүзәлия Муллачанова. – Эшеңне күрүләре, бәяләүләре нинди күңелле, бар мәшәкатьләр онытыла. Яшьләргә укыту-тәрбия эшемдә туплаган белемнәрне җиткерергә мөмкинлек бирүләре өчен оештыручыларга, монда чакыручы – конференцияне оештыруда зур тырышлык күрсәткән өлкә укытучыларның белемен камилләштерү институты доценты Рафаэль Гадиевка рәхмәт. Яшь буынның да туган телләрен өйрәтүдә, саклауда безнең шикелле уңышларга ирешергә омтылуларын теләр идем”.

Иртеш елгасы музеенда
Иртеш елгасы музеенда
Икенче көнне быел шәһәр хакимияте грантын яулап, аның ярдәмендә Иртеш елгасы музеен, кышкы бакчаны, кечкенә ферманы булдыруларын күреп һәркем: ”Мәктәп элекке данлы тарихын дәвам итә” дип горурландылар. Аннары җитәкчеләр активларга рәхмәт хатлары тапшырдылар, мәктәп коллективын юбилейлары белән тәбрикләделәр. Казан кунагы Алсу Шәрипова: ”Милли мәгарифне үстерү, саклау безнең төп бурычыбыз. Мәктәпнең үсеше турында горурланып сөйләрлек. Алар төрле юнәлешне үзләштерә алганнар. Монда туган телебезне, мәдәниятебезне саклауда, үстерүдә дә зур эш алып барыла. Без уку китаплары, методик кулланмалар белән ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер”,– диде чыгышында.

Менә алар - туган мәктәпләренә сагынып килүчеләр
Менә алар - туган мәктәпләренә сагынып килүчеләр
“Мин тырыш, инициативалы укытучыларны яратам. Безнең мәктәптә нәкъ шундый укытучылар коллективы. Хезмәттәшләр белән аңлашып, бергәләшеп эш иткәндә, җитәкче ярдәмгә килергә әзер. Алдыбызга куелган максатларыбызга ирештек, пленар утырышта да, секция эшләрендә дә актуаль проблемалар күтәрелде, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яңа шартларда укыту, мәдәниятләр диалогы нигезендә яшүсмерләр арасында толерантлык хисләрен, шәхес тәрбияләү, дини һәм мәдәниятле белем бирү буенча укытучылар тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Юбилейга әзерләнгән торт
Юбилейга әзерләнгән торт
Бу уку йортында элек-электән үзенең укучыларын ачык йөз белән каршы алалар. Бүген дә бу традиция унбишенче мәктәптә югалмаган, - диде чараны йомгаклап мәктәп директоры Сәит Хисмәтуллин. – Безнең мәктәп “Мәктәп-комплекс” өлгесен тормышка ашыруны өч үзәк белән бергә алып баруны максат итеп алды: этномәдәни, табигый-экологик белем һәм тәрбия бирү, физкультура-сәламәтләндерү эшләре. Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, татар телен үстерү турында гел кайгыртып киләбез, соңгы вакыт экологияне саклауда да өлеш кертергә булдык”.
Балалар чыгышы
Балалар чыгышы
XS
SM
MD
LG