Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян Сеулга “янгын диңгезе ” белән яный


Пхеньян Көньяк Корея президенты хикимияте бинасын “янгын диңгезе” итү белән янады.

“Киләчәктә Көньяк Корея провокациясенә Сеулдагы президент сараена һөҗүм җавап булачак”, дип белдерде Төньяк Корея хакимиятләре.

Бу белдерү Сеулның хәрби күнегүләр башлавы уңаеннан игълан ителде. Көньяк Корея Сары диңгездәге үзенә караган Йонпһондо утравына Төньяк Кореяның ут ачуына өч ел тулуга багышлап күнегүләр үткәрә. Көньяк Корея ул вакытта бәхәсле су киңлекләрендә дә күнегүләр үткәргән иде. Төньяк Кореяның ут ачуы нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG