Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:23

Думада христиан кыйммәтләрен саклау төркемендәге депутатлар илдә православиенең башка диннәрдән өстенлеген Конституция белән ныгытып куймакчы.

21 ноябрьдә төрле фракция депутатлары христиан кыйммәтләрен саклау турында сөйләшү өчен Русия Дәүләт думасына утырышка җыелды. Анда Думаның барлык фракцияләрен вәкиллек итүче депутатларыннан тыш, Мәскәү патриархатының чиркәү белән җәмгыять мөнәсәбәтләрен багучы бүлеге башлыгы Всеволод Чаплин, Мәскәү патриархатының тышкы чиркәү багланышлары бүлеге рәисе урынбасары Николай Балашов, чиркәүнең юридик, дәгъват өчен җаваплы атакайлары, белгечләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Очрашуда елга хисап ясаудан тыш, христиан кыйммәтләренә бәйле канун өлгеләре, тәкъдимнәр турында да сөйләштеләр. Шулай ук, киләчәктә урыс православ чиркәве вәкилләре белән парламент очрашулары уздыруны әзерләү өчен эшче төркем булдыру турында карар кабул ителде.

Елена Мизулина

Елена Мизулина

Ә психик тотрыклыгына шик белдерелгән депутат Елена Мизулина исә Русиянең милли һәм мәдәни үзенчәлеге нигезендә православ дине торуы турындагы идеянең ил Конституциясенең кереш өлешенә язылу мөмкинлеген әйтте. Әлеге тәкъдимне җыелучыларның барысы да хуплады.

Әлегә кадәр Конституциядә дин дәүләттән аерылган диелгән иде. Ләкин инде хәзердән үк Конституция үзгәртелмичә дә православие дәүләт диненә әйләнде дияргә була. Моның өчен телевизордан дәүләткүләм чараларны күзәтү генә дә җитә. Андый чараларда Урыс православ чиркәве атакае Кирилл зур түрәләр белән беррәттән алдагы рәтләрдә урын алса, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин кайдадыр уртада яки арткы якларда утырган була. Шулай ук Кириллны ул барган шәһәр түрәләре дә зурлап каршы ала. Чиркәү инде православие мәсьәләләрен генә күтәреп калмыйча, тарихка, сәясәткә дә кереп китте.

Галишан Нуриәхмәт

Галишан Нуриәхмәт

"Хәзер Русия империясе башка халыкларны, башка диннәрне танымыйча, бары тик урыс теле һәм православие динен генә югары күтәреп башка халыкларны шуның колы итү сәясәте алып бара", дигән иде Татар иҗтимагый үзәге рәис Галишан Нуриәхмәт.

Путин хакимияткә килгәч, элек Русия империясендә булган көчле хакимият, православие, бердәм милләт кебек бер идеологик триада яңадан кайтты.

Владимир Познер

Владимир Познер

"Урыс православ чиркәве митрополитлары, патриархы булган КПСС фиркасен хәтерләтә. Партиянең генераль секретарен алар патриарх дип атый", ди тележурналист Владимир Познер.

Конституциядә бар диннәр дә тигез дип язылуга карамастан, исламның икенче сортлы булуын Русия мөселманнары яхшы белә.

Төмәннең элекке казые Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Русиядә хәзер православие динен генә өстен куялар дип әйткән иде. "Мөселманнар мескен хәлдә. Алар бар яктан кимсетелә", диде ул.

Русиядә мөселманнар өчен мәчетләр саны җитмәү турында әледән-әле әйтелсә дә, Мәскәү җитәкчеләре моны кире кага. Аның каравы бюджет акчасына Парижда дистәләрчә миллион еврога чиркәү төзергә телиләр.

"Дин кешенең күңел байлыгы да, шул ук вакытта корал да булырга мөмкин. Христиан дине дәүләтнең сәясәтенә үтеп кереп, аның коралына әйләнде. Хәзер дә урыс праваслав чиркәве дәүләткә хезмәт итә. Ә дәүләт моннан файдалана. Динне башка халыкларга каршы корал итеп кулланырга ярамый. Ә болай һәр дин яхшы", дигән иде Азатлыкка тарихчы Нурулла Гариф.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG