Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар рәссамнарыннан уртак проект: татар календаре


Бер төркем татар рәссамы, иллюстраторы һәм дизайнеры 2014 елга төсле календарь чыгарды. 12 айга 12 рәссамнан 12 рәсем. Ул сатуга декабрь башында чыгачак.

Проект хакында аның җитәкчеләренең берсе Айдар Мәрданшин белән сөйләштек.

Айдар, проект идеясе кайдан барлыкка килде?

– Бу идея ярты ел элек барлыкка килде. Хатыным Ләйсән белән татар рәссамнарын бергә җыеп зур уртак проект эшләү нияте бар иде. Башлангыч өчен календарь форматын сайладык.

Һәр айга бер рәсем аларны нәрсә берләштерә? Стилистик яктан аларны берни берләштерми сыман. Өчпочмаклар рәсеме гомумән реклама дизайнына охшаган. Төп фикер нәрсәдә?

– Без рәссамнарны танышлар аркылы социаль челтәрләрдә таптык. Татар стилендә эшләүчеләрне генә сайладык. Календарьнең идеясе – татар рәссамнарының иҗади идеяләрен һәм стиль төрлелеген күрсәтү. Тема һәм материалга карата чикләү юк иде. Бары тик вакыт һәм сурәтнең зурлыгы. Шундый режимда рәссамнарның иҗади потенциалын аңлап була. Проектның төп идеясе дә – бергә туплану. Бу мөмкин, без моны күрдек һәм аңладык. Киләчәктәге проектларны да шулай башкарачакбыз.

"Шушы календарьларны сатып алган кеше иҗади татар проектларын үстерүгә ярдәм итәчәк. Календарь бәясе 500 сум. Кемгә бик кирәк, ләкин акчасы юк – аларга бушлай. Кемдер күбрәк акчага сатып алырга тели икән – рәхим итегез! Тиражны сатып бетергәннән соң, җыелган акча күләме турында мәгълүматны интернетка чыгарачакбыз. Ул акча креатив татар проектларын "яклаган" кешеләргә грант була", ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

XS
SM
MD
LG