Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары очкыч казасы корбаннары рухларына дога кылды


Атыйк Али
Атыйк Али
Финляндия татарлары җомга намазында Казандагы очкыч казасы корбаннары рухына дога кылды. Башкала Һелсинки мәчетендәге җомга һөтбәсендә Финляндия татарлары имамы Рамил Беляев фаҗигадә һәлак булучыларны искә алды. Җомга намазы ахырында мәрхүмнәр рухларына Ясин шәриф укылды. Һәрбер намазда катнашкан бер фәтиха Ихлас сурәсен өч мәртәбә укып корбаннар рухына дога кылды.

Мәхәллә рәисе Атик Али: "Татарстан фаҗигасен без шәхси кайгы итеп кабул иттек", диде. "Бу авыр көннәрдә без татарстаннар кайгысын уртаклашабыз, мәрхүмнәрнең рухлары тыныч, оҗмахта булсын иде, дигән догадан өзелмибез. Якыннарын югалтканнарга күркәм сабырлык, түземлек телибез. Ходай киләчәктә мондый казадан сакласын иде, диде мәхәллә рәисе.
XS
SM
MD
LG