Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Болгар радиосы" милли музыка бүләкләре тапшыра


"Болгар радиосы" милли музыка бүләкләре тапшыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:12 0:00

22 ноябрдә Казанда "Татмедиа" агентлыгында "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе "Болгар радиосы" милли музыка премиясе тантанасына багышланган матбугат очрашуы үткәрде. "Яңа гасыр" гадел, милли телевизион җыр бәйгесе күрсәтмәкче.

Матбугат очрашуында сөйләүче мөхтәрәм кунакларның барысы бер сүздән "Болгар радиосы" милли музыка премиясенең гадел булуына, җиңүчеләрнең халык тарафыннан сайлануына басым ясарга тырышты. "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе җитәкчесе урынбасарлары Миләүшә Айтуганова һәм Илнур Фәйзрахманов янәшәсендә билгеле журналистлар - Данил Сәфәров белән Гөлнара Җәләлова да утырды. Баксаң, алар икәүләп "Болгар радиосы" премиясе тантанасының сценариен язган икән. Данил белән Гөлнара бу очракта бәйге-тамашаларга читтән күзәтүче буларак түгел, ә оештыручылар буларак җавап бирде. Шуңа да, тамашага бәйле кайбер сорауларга "сер булып калсын" кебек гомум сүзләр белән генә чикләнделәр. Милли музыка премиясе тантанасы турында күпмедер төгәл мәгълүматны телерадиокомпания җитәкчеләре җиткерде. Лауреат булган артистлар -- Венера Ганиева белән ИлСаф аларның сүзләрен җөпләп үз уй-теләкләрен әйтте.

"Болгар радиосы" премиясенең чишмә башында радиода барган "Музыкаль дистә" җырлар хит-парады торды. 2013 елның апреленнән башлап "Музыкаль дистә" тапшыруы кысаларында "Яңа гасыр" каналы аша тамашачылар үзенә ошаган иң яхшы башкаручы өчен тавыш биреп килде. 1 декабрьдә җиңүчеләргә махсус күккә омтылучы йолдыз сыннары биреләчәк", диде Илнур Фәйзрахманов. Аңа без: "Милли" сүзен куллану милләтчеләрнең күңелен рәнҗетмәсме, "милли музыка" сүзе белән үзегезгә зур җаваплылык алгансыз түгелме, Ни өчен татар музыкасы гына түгел?" дип сораулар бирдек.

"Татар музыкасы дип алсак, аңа төгәл аңлатма бармы? Халык җырымы, Әпипәме, әллә инде Бакиров, Сәйдәшләр әсәрләреме? Ә милли дигәндә без халык җырларын да, Әнвәр Бакиров, Сара Садыйкова әсәрләрен дә саный алабыз. Гомумән алганда, милли аңлаешлырак булачак", ди Фәйзрахманов.

Миләүшә Айтуганова белдергәнчә, бу тантанада халык сайлаган җырчылар гына түгел, ул җырларның авторлары да бүләк алачак. Тамаша дәвамында "Сезгә нинди җыр кирәк?" дигән сорауга җавап эзләнәчәк.

"Күпләр, телевидениедә эшләгәч, тавыш бирү турында еш сорыйлар, җырлар өчен туры эфирда тавыш бирү бездән тормый. Ул махсус элемтә компаниясе аша эшләнелә. "Болгар радиосы" премиясе җиңүчеләре, чыннан да, халык сайлаган җырчылар дип әйтә алабыз", ди Айтуганова. Ул бу тамашада гел җанлы тавыш буласын да әйтте. Артистлар уен кораллары ансамбленә һәм оркестрга кушылып та җырлаячак.

Бу чараның гомум бюджеты әйтелмәсә дә, билет бәяләре 1000-2000 сум тора һәм алар инде бетте диярлек, ди Илнур Фәйзрахманов. "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе музыкаль премия бирү тантанасын ел вакыйгасы итмәкче.

Венера Ганиева "Болгар радиосы" премиясен "Татар җыры" фестивале белән чагыштырды. Аның фикеренчә, "Яңа гасыр"ныкы гадел сайлап алу юлы белән, ә "Татар җыры" җырчылары билгесез шартларда билгеләнә. Җырчы ИлСаф сүзләренчә, андый фестивальләрдә оештыручылар белән мөнәсәбәтләрең начар булса, бөтенләй төшеп тә кала аласың, ә "Болгар радиосы" премиясенә ышанычы зур һәм бу телевизион бәйге дәвамлы булсын иде дип, тели.
XS
SM
MD
LG