Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:42

Барак Обама: Иран атом програмы турындагы килешү беренче адым


Барак Обама

Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама Иран белән ирешелгән килшүне бу илнең атом програмы тирәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә беренче адым буларак бәяләде. Аның сүзләренчә, бу килешү Иранның атом коралы ясау шикләренә “борчылуларны бетерергә” тиеш. Документны шулай ук ул дөньяның имин булуында әһәмиятле адым буларак та бәяләде.

Президент Иран һәм дөньяның алты куәтле иле арасында үткән сөйләшүдәге уңышларның көнбатышның Иранга булган чикләүләрен йомшартуны күзаллавын да әйтте. Әмма, аның сүзләренчә, әгәр Иран алты ай эчендә үз өстенә алачак йөкләмәләрне бозса, моңа кадәр булган чикләүләр үз көченә кайтачак һәм яңалары да өстәлергә мөмкин.

Женевада үткән сөйләшүләрне яклар тарихи буларак бәяли. Көнбатыш һәм Иран да җитди чигенүләр ясады. АКШ бу этапта чикләүләрне йомшартачагын, ә Иран үз чиратында ярты ел дәвамында уранны баетуны биш процентка киметәчәген һәм моңа кадәр баетылган уранның 20 процентын юк итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG