Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарлар «Татарстан» һава ширкәтенең иске очкычлар куллануында Русияне гаепләде


«Татарстан» һава аланының иске «Боинг»ларны яңа очкычларга алмаштыруга Русия ягы ирек бирмәгән. Бу хакта «Известия»гә Bulgarian Aviation Group болгар ширкәте башкарма җитәкчесе Пламен Атанасов белдергән. Әлеге ширкәт “Тат-аэро” оешмасы аркылы республика һава ширкәте хуҗаларның берсе булып торган.

Аның сүзләренчә, республика һава аланын төзекләндерү һәм очкычларны яңарту өчен 2008 елны Татарстан җитәкчелеге Болгарстан инвесторлары белән 50 миллион долларга исәпләнгән меморандум имзалаган.

Аның нигезендә, очкычларны яңарту берничә этаптан торырга тиеш булган. Аның беренчесе – әле совет заманында җитештерелгән Русия очкычларын гамәлдән чыгарып алар урынына лизингка «Боинг-737»ларны алу. Икенче этап – иске американ очкычларын “Эйрбас А320» юнәлешендәге заманча очкычларга алмаштыру.

Атанасов сүзләренчә, моны эшләп бетерергә ирек бирмәгәннәр.

«2011 елга кадәр барысы да яхшы барды. Аннары Русиядәге авиация өлкәсе үсешенә караган федераль стратегиясе кысаларында Мәскәүдән һава ширкәтләрен эреләндерү турында йөкләмәләр килә башлаган. «Татарстан» һава ширкәтенә «Ак Барс Аэро» белән кушылу тәкъдиме ясалды», диде ул.

Атанасов әйтүенчә, Казанда «Боинг» һәлакәтендә болгарларның бернинди гаебе дә юк.
XS
SM
MD
LG