Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

"Күк бүре" президентлыкны яклап урам җыены уздырды


Президентлыкны яклаган урам җыены. Уфа, 24 ноябрь

Президентлыкны яклаган урам җыены. Уфа, 24 ноябрь

24 ноябрь Уфада башкорт җәмәгатьчелегенең "Күк бүре" оешмасы президент вазифасын бетерүгә каршы урам җыены уздырды.

Чара республиканың һөнәр берлекләре каршындагы Мостай Кәрим һәйкәле янында узды. Анда 70кә якын кеше катнашты. Кулларда: “Конституция буенча Башкирия түгел, ә Башкортостан!”, “Башкортостанның 1997 елгы Конституциясен кайтарыгыз!”, “Русия һәм Башкортостан парламенты депутатлары! Федерализмны тергезү өчен көрәшегез”, “Милли республикаларны бетерү - Русия Конституциясен бозу!”, “Республиканың президенты булырга тиеш!” кебек шигарләрне күрергә була иде.

“Күк бүре” оешмасының хокук яклау комиссиясе рәисе Руслан Габбасов:

Руслан Габбасов

Руслан Габбасов

“Чечня республикасы башы Рамзан Кадыйров президент вазифасын бетерүне субъектлардан беренче булып күтәрде һәм аларда президентлык бетте. Татарстан исә бу исемне бетерүгә каршы. Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов бу вазифаны бетерүгә уңай карый. Шулай булуга карамастан, без президентлык калырга тиеш дип исәплибез. Имеш, Русиядә бер генә президент булырга тиеш. Ә бит Фәннәр академиясе, клублар, компанияләр һәм башка оешма-ширкәтләрдә президент вазифалары бар. Башкортстанның мөстәкыйльлеген бетерделәр, кануннарын тәңгәлләштерделәр, хәзер килеп президентлык та бетсә, чиратта республика статусын югалту калачак. Шуңа без моңа барырга тиеш түгел”, дип сөйләде.

Башкорт җәмәгатьчелегенең “Туган тел” оешмасы рәисе Тимур Босконов:

“Башкортстанның Конституция мәхкәмәсе бар. Бу мәхкәмә республиканы яклап бернәрсә дә эшләми. Мөстәкыйльлек бетә, мәктәпләр ябыла, барлык мәсьәләдә дә позицияләребезне югалтып барабыз, ә бу мәхкәмә авызына су кабып утыра. Шуңа Конституция мәхкәмәсен бетерергә кирәк!”, диде.

Милли хәрәкәт ветераны Сәгыйть Исмәгыйлев:

“Без 25 ел элек мөстәкыйльлек өчен көрәштек һәм яуладык. Аны Мортаза Рәхимов яуламады, гади халык мәйданнарга чыгып, ачлык игълан итеп яулады. Референдумда да күпчелек мөстәкыйльлекне яклап тавыш бирде. Ул вакытта республика кеременең 49% Мәскәүгә, 51% үзебездә кала иде. Инде хәлләр үзгәрде. Сез - яшьләр, безнең яулап алганны кире кайтарырга тиеш. Югыйсә, федераль Русиянең киләчәге юк”, диде.

Башкортларның “Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев фикере:

Ирек Агишев

Ирек Агишев

“Русия субъектларының канун чыгару һәм башкарма хакимиятләрен оештыру турында канун бар. Ул 184нче канун дип тә атала. Аңа 2003, 2005 һәм 2010 елларда үзгәрешләр кертеп, ямап, безнең хокукларны кысып киләләр. 2010 елның 28 декабрендә кертелгән үзгәрештә илдә бер генә президент вазифасы булырга тиешлеге әйтелгән. Ләкин Русия Конституциясендә безнең хокуклар каралган һәм без ул төп канунда каралганнарны яклап көрәшергә тиеш. 184нче канунга каршы Русия Конституция мәхкәмәсенә бирергә кирәк. Шулай ук Русия һәм Башкортстан Конституциясе көннәрендә дә каршылык чаралары уздырырга чакырам”.

Чарада татар җәмәгатьчелегеннән дә бер кеше чыгыш ясады. Ул - Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Вил Латыйпов:

Вил Латыйпов

Вил Латыйпов

“Русиядә субъектлар белән ике яклы килешүләр булырга тиеш. Шул вакытта гына ул федераль дәүләт статусына туры килә. Дөрес, илдәге күпчелекне урыс милләте халкы тәшкил итә. Ләкин без барлык дөньяда каралганча тигез хокуклы булырга телибез. Ә ул федераль мөнәсәбәтләр, ике яклы килешү, республикаларның икътыйсади мөстәкыйльлеге дигән сүз”.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Русия Конституциясенең 3нче маддәсенә ярашлы, илдәге мөстәкыйльлек һәм хакимиятнең халык кулында булуы ассызыкланган. Иң югары хакимиятнең референдум һәм сайлаулар икәнлеге искә төшерелгән. Шуннан чыгып халык фикереннән башка Башкортстан Конституциясен үзгәртүне туктату таләп ителгән. “Федераль канун Русия һәм Башкортстан Конституцияләреннән югары түгел, ә Башкортстан Конституциясен федераль үзәк файдасына үзгәртү илнең федераль корылышына, аның Русия федерациясе дигән атамасына каршы килә”, диелгән.

Резолюция Башкортстан президенты дигән атаманы калдыруны таләп итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG