Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:04

23 ноябрь Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты киңәйтелгән идарә утырышын уздырды. Анда узган чордагы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, алдагы елга эш планы кабул ителде.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында иллегә якын кеше катнашты. Беренче көн тәртибе буенча конгресс җитәкчесе Заһир Хәкимов хисап тотты. Ул Башкортстан парламентына сайлануын телгә алып, корылтайга сайланган милли-мәдәни мохтарият рәисе Римма Үтәшева, башка татар милләтеннән булган депутатларны туплап бер төркем оештырып, милли проблемалар өчен көрәшергә җыенуларын ирештерде. Депутат мандатын татар мәнфәгатьләренә ярдәм итәргә файдаланачагын ышандырды.

Заһир Хәкимов башкарма комитетның соңгы утырышы 24 августта булуын искә төшереп, һәр өч айга бер җыелачакларын хәбәр итте. Ике утырыш арасында 21 чарада катнашуларын, шуларның иң зурлары дип татар башкаручыларының Дүртөйледә үткән “Туган тел” җыр конкурсы, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллыгына багышланган һәм кайбер башка чараларны телгә алды. Аннан соң комиссия җитәкчеләре хисап тотты. Хатын-кызлар комиссиясе рәисе, билгеле тележурналист Халисә Мөхәммәдиева:

“Республика хөкүмәтеннән акча көтеп утыру дөрес түгел. Без үз көчебез белән кулдан килгәнчә чаралар уздырырга тиеш. Һәм без шулай эшлибез дә. Белүебезчә, татарларны ниндидер зур чаралар белән генә туплау мөмкин түгел. Ваграк чаралар белән дә җыеп була. Мәсәлән, “Котлы булсын күлмәгең” дигән чаралар оештыра башлаган идек. Бу чараның сценариен районнарга бирәбез, алар райондагы һәр авылны җәлеп итеп, үзләренең милли гореф-гадәтләрен, осталыкларын күрсәтә. Проблемалар һәм аларны чишү хакында да сөйләшү уза. Без гади халыкны мәдәният, гореф-гадәтләр аша тупларга тырышабыз. Инде алты районда шундый чаралар уздырдык”, дип сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, танылган композитор Алик Локманов:

Алик Локманов

Алик Локманов

“Узган ел Казанда үткән Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда Башкортстандагы татар проблемаларын безнең яктан чыгыш ясаучы, билгеле сәбәпләрдән, күтәрмәде. Ләкин язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова конгресста безнең хәлләрне бәян итте. Нәтиҗәдә Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстан татар оешмалары белән бергә эшләү өчен вазифалар булдырылды. Алар - Свердлау эшкуары Камил Әбләзов һәм чыгышы белән Башкортстанның Бүздәк районы егете Илнар Гарифуллин. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган дин әһелләре, эшкуарлар һәм башка форумнарда Башкортстан вәкилләре күпләп катнаша. Конгресс җитәкчесе Ринат Закиров безнең хәлләрне, проблемаларны яхшы аңлый һәм ярдәм итәргә тырыша. Ләкин көтеп ятмый, үзебез дә җигелеп эшләргә тиеш. Һәркем кулыннан килгәнчә берничә генә эш башкарса да, бу җыеп әйткәндә, бик зур алга китеш бит”, диде.

Утырышта конгрессның районнардагы бүлекчә җитәкчеләре, югары уку йортларындагы татар кафедралары җитәкчеләре чыгышы да тыңланды. Салават шәһәреннән килгән урындагы бүлекчә рәисе Әсгать Корманаев шәһәрдә бер башкорт гимназиясе, бер башкорт театры булуын әйтеп, районда татар ихтыяҗлары үтәлмәве өчен борчылу белдерде. Салаватта татар халкының башкортлардан ике тапкыр күп булуына карамастан татарлар өчен акча табылмавын билгеләп: “Бәлки Башкортстан татары салымнарын Казанга күчереп, ярдәмне дә шуннан алырга тиештер?”, диде. Аның сүзләренчә, республика казнасына татарлардан җыелган салым 84 миллиардтан артык тәшкил итә.

Стәрлебаш бүлекчәсе рәисе язучы Хисаметдин Исмәгыйлов районга язучы Зәки Зәйнуллин кайтканнан соң татар чараларын уздыруда авырлыклар тууын белдерде. Аның сүзләренчә, хакимият ул чараларда Зәки Зәйнуллин катнашып, татар проблемаларын күтәрмәсен дип, чараларны уздыруга комачау итә. “Хәтта китапханәләргә Зәки Зәйнуллинны кертмәскә дигән күрсәтмә булган” диде Исмәгыйль Хисаметдинов.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы галиме, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов:

Илшат Насыйпов

Илшат Насыйпов

“Соңгы чордагы эшчәнлеккә килгәндә, якташ шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең юбилее һәм татар җыры, Башкортстандагы татар әдәбияты үсеше һәм торышы хакында Бөтенрусия конференцияләре уздырдык. Якташ шагыйрь Роберт Миңнуллинның юбилеен билгеләдек, “Тукай моңнары”, “Ана теле” исемле конкурслар һәм башка күп кенә чаралар уздырдык.

Татар бүлегенә кабул итүдә дә проблемалар булмады. Көндезге бүлеккә 20 студент урынына 22 кеше алдык. Быелдан башлап читтән торып уку бүлеге дә кабат эшли башлады. Аңа педагогия көллиятләрен тәмамлаган 10 студентны алдык. Моңа кадәр Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә генә магистрлык бар иде. Анда татар теле буенча бер магистр әзерләнә иде. Быел без көндезге бүлектә - 4, читтән торып уку бүлегендә 7 магистр әзерли башладык, шулай ук бер аспирантыбыз да бар. Ягъни, Башкортстан татар мәдәниятенә хезмәт итәчәк кешеләрне әзерлибез. Магистрлыкта уку түләүле, аларны әзерләүгә башкарма комитет җитәкчесе Заһир Хәкимовның да ярдәме зур булды. Габдулла Тукай һәм Башкортстан татар әдәбияты музей-мемориаль кабинеты эшләү бара. Ул 2018 елга кадәр эшләнеп бетәчәк”, диде.

Өченче көн тәртибе буенча 2014 елга эш планы кабул ителде. Аңа республика татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы, татар теле буенча ел укытучысы конкурсларында катнашу, "Нәүрүз гүзәле" бәйгесе, Шаяннар һәм тапкырлар клубы утырышлары уздыру һәм башка эшләр кергән. Планда шулай ук Казан белән берлектә татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада катнашу, Татарстандагы балаларның “Дуслык” ял кырында ял оештыру, мәктәп укучылары арасында “Илһамлы каләм” исемле Бөтенрусия конкурсында катнашу, Татарстанның югары уку йортларына керү өчен абитуриентлар әзерләү кебек эшләр дә кергән.

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсе татар-чуаш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров:

Илсур Мансуров

Илсур Мансуров

“Алдагы елга эш планы төрле чаралар, башлыча, мәдәни эшләрне үз эченә алган. Минемчә, иң мөһиме төшеп калган. Ул - мәгариф проблемалары. Татар мәктәпләренең ябылуы һәм сәбәпләре, тел, милләт язмышы турында фикер алышу, фәнни-гамәли конференцияләр уздыру кирәк. Мәсәлән, минем мәгълүматлар буенча, республиканың кайбер мәктәпләрендә сыйныфларны бергә кушып укыталар икән. 7-8нче сыйныфларны кушып татар теле һәм әдәбияты укыту мисаллары бар. Алар нинди методика белән укытыла? Ике сыйныфны бергә кушу буенча нинди нормативлар бар? Шундый күренешләрне фаш итәргә, сыйфатлы укыту турында да уйларга тиешбез”, дигән сораулар куйды.

Җыелышның соңгы - "төрлеләр" дигән көн тәртибендә бик күп популяр җырлар авторы, шагыйрь Рамил Чурагулов чыгыш ясады:

Рәмил Чурагулов

Рәмил Чурагулов

“Башкортстандагы татар мәктәпләре өчен чыгарылган татар теле китаплары җирле компонент сылтавы белән башкорт язучылары әсәрләре белән шыплап тутырылган. Ул китаплар белән укыту дөрес түгел. Икенчедән, мин халкыбызны дингә тарту турында уйларга чакырам. Бәлки мәктәп укучыларын җомга көннәрендә мәчетләргә алып барып, шундый чаралар аша аларны дингә күндереп караргадыр? Үзебез дә мәчетләргә йөрмибез. Әйдәгез, мәчетләргә йөрик, акыллы вәгазьләр тыңлыйк, үзебез дә чыгыш ясыйк. Милләт дин белән берләшсә, зур көчкә әйләнә. Әйдәгез, шул хакта да уйлыйк”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG