Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә “Хизб ут-Тәхрирны” финанслауда шикләнелгән яшертен банкирлар тоткарланган


Русия эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, аларның хезмәткәрләре банк өлкәсендә яшертен эш алып баруда шикләнелгән төркемне ачыклаган. Аларның акча әйләнеше аена 1,5 миллиард сумны тәшкил иткән.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, барлыгы алты кеше тоткарланган.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, яшертен банкирлар Мәскәү һәм башка Русия төбәкләрендәге базарларда эшләгән. Аларны инде ел ярым күзәткәннәр. Кергән акчалар Үзәк Азиягә җибәрелә торган булган. Махсус хезмәтләр мәгълүматларына караганда, алар шулай ук “Хизб ут-Тәхрир” хәрәкәтен финанслауда да шикләнелә.
XS
SM
MD
LG