Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:29

Украина оппозициясе Януковичны сәясәтен үзгәртергә чакыра


Дүшәмбедә Киевта президент Януковичны Европа Берлеге белән килешүне имзаларга чакырган халык полиция белән бәрелеште.

"Украина ул Европа! Украина ул Европа!" дигән шигарләр яңгыраткан меңләгән кеше дүшәмбе көнне янә Киевта хөкүмәт бинасы янына җыелды.

"Монда полиция бик күп, алар хөкүмәт яклы. Хөкүмәт халыктан курка. Алар 2004 елның кабатлануыннан, тагын бер Әфлисүн инкыйлабыннан курка", диде оппозициядәге УДАР фиркасе җитәкчесе Виталий Кличко.

24 ноябрь Украинаның Европадагы киләчәген яклаучылар Германиядә дә җыелды

24 ноябрь Украинаның Европадагы киләчәген яклаучылар Германиядә дә җыелды

Активистларның кайберләре полициягә ташлар ата башлагач халыкка яшь чыгаручы газ сибелде. Чараны уздыручы оппозиция вәкилләре хөкүмәт бинасына бәреп керү омтылышын провокаторлар ясаган, дип белдерде. Оппозиция бинага керү максатын куймый. Урам җыены тыныч үтәргә тиеш, ди алар.

Якшәмбе көнне Киев урамнарына Европа белән килешү имзаларга чакырып 100 меңләп кеше чыкты. Урам җыеннары Украинаның башка шәһәрләрендә, шулай ук Русия яклы саналган илнең көнчыгышында да узды.

Узган атнада хөкүмәт Европа Берлегендә әгъзалыкның беренче адымы саналган интеграция турындагы килешүне имзалауга барлык әзерлекне туктата, дип игълан итте. Бу карар парламент оппозиция җитәкчесе Юлия Тимошенконы азат итәргә рөхсәт итүче канунны кире какканнан соң кабул ителде. Европа Берлеге Тимошенконы азат итүне килешү шартларының берсе итеп куйган иде.

Украинаның Европа сәясәтен яклаучылар Прага урамнары буйлап йөреш уздырды

Украинаның Европа сәясәтен яклаучылар Прага урамнары буйлап йөреш уздырды

Хөкүмәт үзенең бу карарын "милли иминлек" мәнфәгате һәм Русия белән зур күләмдә сәүдәне югалтачагы белән аңлатты. Көнбатыш Киевка Мәскәү йогынты ясый, дип саный. Русия президенты Владимир Путин исә Европа Берлеге Украинага басым ясый, ди.

Ноябрьнең 28-29 Литва башкаласы Вильнюста "Көнчыгыш хезмәттәшлек" саммиты үтәчәк. Алты партнер ил – Беларус, Украина, Молдова, Грузия, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗанның Европа Берлегенә якынаю юллары тикшереләчәк. Украина бу саммитта "интеграция килешүен" имзалаячак дип көтелгән иде. Әлеге килешүне имзалау киләчәктә Европа Берлегенә керү мәҗбүриятен аңлатмый, әмма әгъзалыкка юлны кыскарта дип санала.
XS
SM
MD
LG