Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә балалар радиотапшырулары фестивале үтте


Өлкә губернаторы урынбасары Наталья Шевчик белән очрашуда
Өлкә губернаторы урынбасары Наталья Шевчик белән очрашуда

Төмәндә "Кошчык-2013" Бөтенрусия балалар радиотапшырулары фестивале быел да яшь журналистларны җыйды. Алар арасында Русиядән генә түгел, чит илләрдән дә катнашучылар бар иде.

Егерме ел эчендә “Кошчык” өч мең яшь радиожурналист күңелендә бу шөгыльгә мәхәббәт уятты, аларның ике меңләп тапшыруы тыңланып, абруйлы белгечләр тарафыннан бәяләнде. Беренче елда безнең өлкәдән 15 яшь хәбәрче катнашкан бәйгегә быел төрле төбәк һәм илләрдән йөзгә якын бала килгән. “Регион-Төмән” телерадиоширкәтенең шундый файдалы чара оештыруы зур әһәмияткә ия, чөнки илдә балаларны радиотапшырулар алып барырга өйрәтүче юк хәзер”, - дип белдерде фестивальнең жюри рәисе Маргарита Лянге.

Дүрт көн барган фестивальдә балалар мастер-класслар тамаша кылдылар, өлкә җитәкчеләре, өлкә думасы депутатлары, кызыклы кешеләр белән очраштылар. "ЮТэйр" авиакомпаниясендә очучы һөнәре белән дә якыннанрак таныштылар.

Танылган кинорежиссерлар алып барган дәресләрдән соң, теләгән сорауларны Бөтенрусия дәүләт телерадиоширкәте генераль директоры урынбасары Рифат Сабитовка бирергә мөмкинлек тә булды. Ә төп сорау балалар радиосының киләчәге белән бәйле иде.

- Мәскәүдә берничә ел элек бер оешма ешлык булдырып, бер ел эшләде дә, юкка чыкты. Чөнки балалар радиосы белән кызыксынучы кешеләр аз. Бүген балалар язучыларын, аларның әсәрләрен белүчеләр, балалар өчен иҗат итүчеләр саны да мактанырлык түгел. Безнең ширкәт алдында нәкъ менә яшь буынны тәрбияли, заманга яраклашырга һәм киләчәктә үзләрен табарга өйрәтә торган “Кошчык” шикелле фестивальләр үтүе нәтиҗәсендә балалар радиосын булдыру бурычы тора”, - дип җавап бирде ул.

Айсылу Игорь Лебедев белән
Айсылу Игорь Лебедев белән
“Кошчыклар” арасында Татарстан, Башкортстан республикаларында яшәүче милләттәшләребез еш очрый, ә быел Төмән өлкәсенең Яркәү районы Рәгес авылы кызы Айсылу Баталова да үзен сынап карарга уйлаган. Фестивальнең “Туган телгә мәхәббәт өчен” махсус дипломына ия булган Айсылу өлкәбездә татар телен саклау һәм үстерү турында чыгыш ясап, бүгенге көндә милләттәшләребез арасындагы иң актуаль темага басым ясады. “Бәйге темасы актуаль булырга тиеш, дигән таләпне истә тотып, мин күңелемне борчыган мәсьәлә - туган телебезгә игътибар кимүе турында сөйләргә уйладым. Еш кына укучыларның әти-әниләре баласының туган телен өйрәнүен теләмичә, аны ул дәресләргә керүеннән баш тартып гариза язалар. Бу бит әле тулы белем алу өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган мәктәптә. “Татар теле тормышта балама кирәкми, әбиләре белән сөйләшер өчен сөйләм телен беләләр – шул җитә”, - дип аңлаталар бу карарларын. Ә халык: “Күпме тел беләсең, шул мәртәбә син кеше”, дип әйтә бит. Мин шул кешеләрнең күңелләренә үтеп кереп, аларның үзләре өчен нинди дә булса нәтиҗә ясауларына өметләнеп әзерләдем бу тапшыруымны, - дип сөйләде Айсылу. – Тапшыруымның геройлары итеп тә үз телләрен яхшы белгән Төмән районы, Талымхан авылы кешеләрен сайладым”.

Тапшыруын Айсылу Талымхан авылы тарихын сөйләүдән башлады: “Авылга килү белән мин аның исеменең килеп чыгышы тарихын сорадым. Җирле халык әйткәнчә, берничә йөз еллар элек бу якларда Талымхан хан яшәгән, аның бер малае Янтык исемле булган.

Икенче берәүләр 1911 елда авылда зур янгын чыккан дип сөйләделәр. Булышырга килгән күршеләре, нәрсә булды дигән сорауга, халык, янтык без, янтык без дип кычкырып йөгергән.

"Кошчыклар" өлкә хакимиятендә
"Кошчыклар" өлкә хакимиятендә
Авылларының исеме тарихын күпләр белмиләр дә әле. Соң себер татар тарихын өйрәтүчеләр бөтенләй юк. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып барылган мәктәпләр саны да ел саен кими. Килер вакыт, без дә татарча укый да белмәячәкбез, шул кадәр бай әдәбиятыбыз нинди хәлдә калыр?” Яшь кыз кыска вакытлы тапшыруда Талымханның мәктәбе, татар теле укытучысы белән генә аралашып калмыйчан, мәдәният йортында эшләүчеләрнең уңышлары белән дә таныштырырга өлгерде, күп еллар этномәдәни мәктәпләр белән эшләгән белгеч Сания Насыйбуллина белән әңгәмә дә алып барды. Радиотапшыруны татар көйләре белән бизәүдә Айсылуга “Регион-Төмән” ширкәте тавыш режиссеры Игорь Лебедев булыша.

“Кошчык” фестиваленең ике “әнисе” бар, ул Татьяна Яценко һәм Любовь Турбина. Алар 20 ел буе яшь талантларны эзлиләр. Любовь Турбина:

"Айсылуның нәкъ менә бу теманы алуына бик шатландым мин. Яшьләр кайгыртмаса, кем уйласын туган тел турында? Жюриның аның тапшыруына игътибар бирүнең сәбәпләре, актуальлек белән бергә, аның яхшы эшләнүендә дә иде. Милли бизәкләр кертү белән отты гына Айсылу", - дип сөйләде.

- Чыннан да дөрес тема алган, туган телне саклар өчен ул телдә укырга, язарга һәм, әлбәттә, уйларга тиеш кеше. Чыннан да, туган татар телебез соңгы елларда авыр хәлдә. Үткән елны Төмән дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ябылды. Төмән дәүләт университетының укыту эшләре буенча проректоры Людмила Волосникова, бөтен проблема да безнең уку йортын гамәлгә куючы Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы белән бәйле, дип белдерде. Филология юнәлешендәге бюджет урыннарны кыскартуның ул бүлеккә дә йогынтысы булды. Әгәр төбәктә татар теле һәм әдәбияты белгечләренә ихтыяҗ туа икән, төркемгә 15 кеше җыелса, без белгечләр әзерләүне яңадан башларга әзер.

"Төмән дәүләт университетында төрки телләр укыта торган бүлек ачарга уйлыйбыз, анда татар теле һичшиксез булачак. Хөрмәтле профессор Хәнисә Алишина тәкъдименә университет җитәкчеләре риза булдылар, тик финанс мәсьәләсен генә хәл итәргә кирәк дип тә өстәде ул", дип соңгы хәбәрләр белән уртаклашты “Регион-Төмән” телерадиоширкәте хәбәрчесе Диана Хәлилова.
XS
SM
MD
LG