Кыш Бабай һәм Кар Кызлары иң элек Шаляпин кунакханәсендә журналистлар белән очрашты. Каләм ияләренең төрле сорауларына җавап биргән Кыш Бабайлар урыс телендә генә сөйләште. Татарстанны вәкиллек иткән Кыш Бабай белән Кар Кызы да татарча белми булып чыкты.
Каләм ияләре белән бер сәгатькә сузылган сөйләшүдән соң Кыш бабайлар Бауман урамында балалар белән аралашты һәм әлеге урам буйлап Казан Кирмәненә кадәр йөреш уздырды. Күп кенә бала әкият геройларының чыннан да Казанга килүенә ышанып аларга үз теләкләрен җиткерде.
Беларус, Мәскәү, Карелия, Ямал, Удмуртия һәм башка төбәкләрдән килгән Кыш бабай һәм Кар Кызлары белән бергә йөрештә Алтынчәч, Сөембикә, Шүрәле кебек татар әкиятләре геройларын да күреп булды.
Оештыручылар Кыш Бабайлар парадын уздыруда төп максат - Татарстанда туристлык кампаниясен башлату һәм республикага туристлар җәлеп итү дип белдерде.