Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулдан "Бигеш" һава аланына очышлар башлана


Төркиянең Atlasjet ширкәте яңа елның гыйнвар аеннан Истанбулдан Татарстанның "Бигеш" һава аланына очышлар башлый. Ике арада Airbus A320 очачак. Очышлар атнасына ике тапкыр - чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе-дүшәмбе булачак. "Бигеш" һава аланы сәхифәсе хәбәр итүенчә, бер якка билет бәясе 4879 мең сум. Беренче очыш 12 гыйнварга планлаштырылган.

Истанбулның һава аланы 2012 елда 45 миллион юлчыны каршы алып озаткан. Аларның 29.7 миллионы халыкара юлчылар булган.
XS
SM
MD
LG