Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Евромәйдан" бренд итеп теркәлергә мөмкин


"Известия" басмасы язуынча "Евромәйдан" сүзен Русиядә бренд итеп теркәү турында Роспанент оешмасына гариза тапшырылган. Бу мөрәҗәгатьне Украина депутаты "Свобода" партиясе рәисе Олег Тягнибок юллаган.

"Евромәйдан" исеме белән бүләк-һәдияләр җитештерү, мәдәни чаралар уздыру, тән сакчылары хезмәтен теркәү сорала.

"Евромәйдан" исеме бу көннәрдә Украинаның Европа Берлеге яклы сәясәте тарафдарларының урам җыеннары аркасында танылды. Оппозициянең президент Виктор Януковичның сәясәтенә ризасызлык белдереп оештырган чаралары Украина шәһәрләрендә, шулай ук Европаның зур калаларында узды. Киевта урам җыеннары дәвам иткән һәм чатырлар куелган урын "Европа мәйданы" дип атала.
XS
SM
MD
LG