Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:11

"Мәгариф" белән "Гаилә һәм мәктәп" журналларының икесенә бер җитәкчелек, техник хезмәткәрләр һәм бухгалтерия булачак. "Татмедиа" журналның эчтәлеген дә үзгәртү ягында. Укытучылар журналның элеккечә методик һәм тәрбияви яктан төп таяныч булып калуын тели.

26 ноябрь көнне Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге, төбәктә мәгарифне үстерү (белем күтәрү) институтлары директорлары урынбасарлары белән очрашып "Мәгариф"нең киләчәге турында фикер алышты.

Министр фикеренчә, журнал замана таләпләренә туры килергә һәм шул ук вакытта укытучыларга методик яктан ярдәмче булудан туктарга тиеш түгел.

"Мәгариф"кә мөнәсәбәтле рәсми карарлар әлегә имзаланмаган һәм аның эчтәлеге ничек буласы да тәгаенләнмәгән, әмма укытучылар арасында бу басма бөтенләй бетә икән дип борчылучылар да бар.

Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбе укытучысы Ринат Хәйруллин: "Мәгариф" журналын ябалар дигән хәбәр килеп иреште. 100 еллык тарихы булган әлеге басманы юбилеен үткәрмичә бер мәсхәрәләгәннәр иде, монсын әйтеп кенә аңлатырлык түгел. Бер гасыр буе үз халкына хезмәт иткән, ничәмә буын укытучыларны, укучыларны тәрбияләгән өлкән басмабыз шулай кирәксезгә чыктымы?.. Тарихның төрле чорларында да үз кыйбалсына тугры калган, тормыш зил-зиләләренә бирешмәгән, хөкүмәтебезнең мәгариф өлкәсендәге сәясәтен ышанычлы пропагандалаган журналга бүген мәгълүмат кырында урын калмавы гаҗәпләндерә", дип белдерә.

Гөлсинә Зыятдинова

Гөлсинә Зыятдинова

Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясе директорының тәрбия эшләре урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Зыятдинова "Мәгариф"не студент елларыннан ук алдырып килүен һәм бүген дә файдалы басма булуын әйтә.

"Үзем 1981 елда университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кергәч үк алдыра башлаган идем, хәзер дә безнең мәктәп коллективында алдырмаган кеше юк аны. Ихтыяри-мәҗбүри булу ягын да яшермим.

Мин, укытучы һәм тәрбия эшләре урынбасары буларак, журналда шактый файдалы әйбер табам. Нинди генә фән укытмасын укытучыга кирәкле язмалар һәрдаим басылып килә анда. Дөрес, хәзер интернет заманы, әмма бу журналны да читкә алып куймас идем мин. Татарча җиренә җиткереп эшләнгән, методик, фәнни таләпләргә җавап биргән мәкаләләр, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләре журналда җитәрлек дәрәҗәдә бирелә дип уйлыйм", ди Зыятдинова.

Зур Сәрдек гимназиясе укытучылары 2014 елның беренче яртысына "Мәгариф"кә язылып куйган инде. Ябачаклар дигән хәбәрләр аларны да пошаманга салган.

Журнал хезмәткәрләре билгесезлектә

Журнал редакциясе дә үзләре белән яңа елдан соң нәрсә булачагын белми.

"Мәгариф"нең гомум мәсьәләләр өчен җаваплы хезмәткәре Фәрит Нурмөхәммәтов сүзләренчә, басманы бу яртылыкта сигез мең тирәсе кеше алдырган. 2014 елга да үзләренең индекслары белән яздыра башлаган алар, каталогларга да кертелгән.

"Без бер ай чамасы инде яңа форматтагы журнал эшләргә телиләр дигән сүзләрне ишетәбез. Өстәгеләрнең бу хакта безгә кереп әйткәннәре юк, әмма "Татмедиа"да яңа журналның яңа форматын эшләп яталар дигән сүзләр килеп иреште. Бу үзгәрешләрнең булачагы җәй көне үк билгеле иде инде. "Мәгърифәт" газетын бетереп яңа "Гаилә һәм мәктәп"журналын булдырганда, безнең басманы да бергә кушалар дигән хәбәрләр чыккан иде.

Фәрит Нурмөхәммәтов

Фәрит Нурмөхәммәтов

Безнең журнал белән нәрсә булып бетәр, мин аны күз алдына китерә алмыйм әле. Һәрхәлдә элеккеге форматтагы журнал булмас инде ул. Бер җитәкчелек булачак һәм бу ике журнал да шул җитәкчелек кулы астында чыгачак дип тә әйтәләр. "Мәгариф"нең эчтәлеге бөтенләй үзгәреп ВАК (югары аттестация комиссиясе - фәнни эшләрне, кандидатлык, докторлык диссертацияләрен яклату идарәсе) журналы була дигән сүзләр дә бар. Безнең журнал гомер-гомергә укытучылар өчен чыкты. Бер ай эчендә җитәкчелек тулысынча Илдар Миргалимов кулына күчәчәк", ди Нурмөхәммәтов.

Журнал хезмәткәрләре әгәр яңа басма булдырылса, үзләрен анда эшкә алырлар микән дип борчуга калган. "Мәгариф"тә бүген техник хезмәткәрләр белән бергә 11 кеше эшли.

"Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов Азатлыкка үзе җитәкләгән журнал булдырылганда аңа кадәр "Мәгърифәт" газетында эшләгән күпчелекнең яңа басмага күчкәнлеген әйтте. Әмма "Мәгариф" тирәсендәге үзгәрешләр турында 15 декабрьгә кадәр бернинди комментарлар бирмәячәген белдерде.

"Гаилә һәм мәктәп" белән "Мәгариф" берләшә

"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева сүзләренчә (ул да сишәмбе министр белән очрашуда катнашты) “Мәгариф”нең киләчәге күзалланса да, ахырга кадәр тәгаенләнмәгән.

"Август аеннан бирле "Мәгърифәт" газеты нигезендә чыгып килүче "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов яңа барлыкка килә торган мәгариф кластерының җитәкчесе була. "Гаилә һәм мәктәп" белән "Мәгариф"не – ике филиалны беләштерәчәкбез.

Соңгы елларда "Мәгариф" журналының тиражы нык кимеде. Ике-өч ел элек кенә аны 12 меңләп кеше алдыра иде. Хәзер сигез мең тирәсе. Бу тираж кими бара. Яңа елга язылучылар җиде мең булыр дип уйлыйбыз. "Мәгариф"нең үзенең мөхәррире булачак, бәлки ул чыгаручы мөхәррир дип аталыр”, диде Таишева Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, бухгалтерия дә, техник хезмәткәрләр дә берьюлы ике журналга хезмәт күрсәтәчәк.

Сөмбел Таишева

Сөмбел Таишева

"Мәгариф” журналын без киләчәктә бөтен төрки илләр өчен басма рәвешендә күрәбез. Безнең кулдагы таныклык бу журналда татар, чуаш, француз, алман, урыс – барлыгы сигез телдә мәкаләләр, хезмәтләр бастырырга мөмкинлек бирә. "Мәгариф"тә бүген мәкаләләр татар, рус, чуаш һәм инглиз телендә чыга. Киләсе елда бу исемлеккә бәлки тагын төрек телен дә кертербез", ди Таишева.

“Мәгариф” киләчәктә ВАК басмасы булып чыга башласа, укытучы өчен методик түгел, ә якланган фәнни хезмәтләрне генә бастырачак дигән шөбһәләр дә бар. Бу сорауны Азатлык Таишевага да юллады.

"Бүген укытучылар компьютер куллана һәм методик ярдәмлекләр аларга электрон вариантта җиткерелсә җайлырак булыр дип уйлыйбыз. Киләчәктә бу журналның электрон форматы да булыр дип ышанабыз. Хәзер "Мәгариф"тә күп очракта ачык дәресләр басыла. Дәресләргә дә хәзер яңа таләпләр куела. Әгәр укытучылар электрон форматта дәрес эшкәртмәләрен алса, ул аларның күңеленә хуш килер дип уйлыйм һәм эшләре өчен дә җайлы булачак.

Без киләчәктә эшебезне журнал һәм электрон вариант юнәлешендә алып барачакбыз. "Мәгариф"нең басма вариантын ВАК журналы итү турында уйлыйбыз. Әмма ВАК журналы булса тиражы кимиячәк. Абунәчеләрне дә шулай ук югалтырга теләмибез. Икенче яктан карасак, милли телдә безнең ВАК журналы юк. Ни генә булмасын, без "Мәгариф"не үзгәртергә һәм аның сыйфаты күпкә яхшырак булырга тиеш", диде Таишева.

Ул шулай ук бу журналның яңа концепциясе эшләнәчәген, яңа редакция булдырылачагын да белдерде.

“Гаилә һәм мәктәп” русча да чыгарга мөмкин

Илдар Миргалимов сүзләренчә, "Мәгърифәт" газеты белән чагыштырганда "Гаилә һәм мәктәп"кә язылучылар арта бара. "Киләсе ярты елга безнең тиражыбыз алты меңгә җитәргә тиеш дип уйлыйбыз", ди Миргалимов.

Редакция бу көннәрдә районнарга чыгып укытучылар белән очрашулар үткәрә. Хуплау сүзләре белән бергә җитди тәкъдимнәр дә ишетергә туры килә аларга.

Илдар Миргалимов

Илдар Миргалимов

"Без "Гаилә һәм мәктәп"не ата-аналар журналы буларак мәйданга чыгардык, ә укытучылар күбрәк мәктәп һәм укыту темасына игътибар бирүне сорый. Кайберәүләр балалар өчен махсус сәхифәләр ачарга тәкъдим итә. Без өч ай дәвамында очрашулар үткәрәбез. Анда тәкъдим ителгән темаларны киләсе санда язып та чыгабыз. Әйтик, Биектауның Әлдермеш мәктәбендә бер завуч үзенең "Вконтакте" челтәрендә укучылар белән ничек аралашуын сөйләде. Без бу хакта журналга махсус язма әзерләдек. Кызганыч, журнал бик юка, 32 бит кенә. Фикерләр, планнар күп, әмма шушы 32 биткә сыйдыру шактый катлаулы", ди Миргалимов.

Ул "Гаилә һәм мәктәп"нең электрон сайты ясалганны һәм аның яңа елдан эшләп китәчәген дә әйтә. Әлегә алар мәкаләләрен Facebook һәм "Вконтакте"га элеп бара.

“Татмедиа” “Гаилә һәм мәктәп”нең русча вариантын да эшләргә җыена. "Кайбер ата-аналар һәм шулай ук татар телен камил белми торган кешеләр редакциягә бу журналның рус телендә күрергә теләүләрен белдерә башлады”, ди Таишева.

Гөлсинә Зыятдинова "Мәгърифәт" белән чагыштырганда "Гаилә һәм мәктәп"нең уңай якка үзгәрүен әйтә һәм моның вакытлы хәл генә булып калмавын тели.

"Мәгърифәт газеты бетә дигән сүзләр таралгач та аптырашта калган идек, әмма журналны кулыбызга алгач аның күпкә яхшы якка үзгәргәнен күрдек. Бик ошаттык без аны, әти-әниләргә дә тәкъдим иттек. Көндәлек укытучы белән эшләргә дә, ата-аналарга да файдалы һәм методик яктан кулланырга да материал табарга була анда. Башлаган юлыннан китмәсен иде инде ул. Башта укучыларны җәлеп итәр өчен әйбәт булып, аннары кире якка үзгәреп тә китәргә мөмкин. Кем белә, бәлки, "Мәгариф"тә дә уңай үзгәрешләр булыр", ди Зыятдинова.

"Мәгариф" 1998 елда иң күп укучы җыйган. Ул елда аңа 16 меңнән артык мәгариф хезмәткәре язылган булган.

Русиядә соңгы елларда милләтләргә каршы алып барылган сәясәт милли басмаларга да тискәре йогынты ясый. Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә бирергә рөхсәт итү, милли компонентның мәгариф стандартларыннан алып ташлануы, оптимизация сылтавы белән милли мәктәпләрне ябу дәвам итү, дәүләт теле буларак татар теленең республикада үз дәрәҗәсен ала алмавы татар басмаларының тиражы кимүгә китерә һәм бу хәл бүген дә дәвам итә.

Бүген Татарстанда 62 меңнән артык мәгариф хезмәткәре бар, шуның 33 меңнән артыгы укытучылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG