Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:23

Русия матбугат чаралары 17 ноябрьдә Казанда очкыч һәлакәте белән беррәттән Түбән Камада ракеталар шартлату, кайбер районнарда чиркәү яндыру очраклары хакында да бәян итте. Шушы вакыйгалардан соң химия каласында кулга алулар башланган.

Беренче карашка Түбән Камадагы ракета "очышлары" хакындагы хәбәрләр тиз генә барлыкка килде дә, шулай ук гаҗәп рәвештә тиз юкка да чыкты. Вакыйганың дәвамы күренмәде. Югыйсә, ике йөз меңнән артык халык яшәгән, гаять зур химия һәм нефть корылмалары белән чолганып алынган шәһәрдә әлеге "ракета вазгыяте" бик зур резонанс тудырыр кебек иде. Алай булмады.

Бу очракта химия өстендә яшәгән халыкны кабаттан борчуга салмау теләге ятадырмы яки инде кабаттан мөселманнарга һөҗүм өчен җирлек тудыру галәмәте ятамы – кистереп өйтүе кыен. Шулай да әлеге шәһәрдә яшәүче кайбер мөселманнар ракеталар "очыру"ны үзләренә һөҗүм дип бәяли.

Шундыйларның берсе – 66 яшьлек Алмаз Якупов. Хокук органнары Алмаз хаҗиның алда әйтелгән ракеталарны ясауда катнашы булу-булмавын тикшерә башлаган. Шушы уңайдан без Алмаз Якупов белән элемтәгә кереп, берничә сорау бирдек.

– Алмаз әфәнде, ракеталар ату турындагы хәбәрләр эзсез генә узмады кебек. Шәһәрдә кулга алулар, эзәрлекләүләр турында да сүзләр йөри.

– Бу урында Түбән Камада мөселманнарга карата һөҗүм, кысу башланды дип әйтү дөрес булыр. Минем үземә 19 ноябрь иртәсендә, сәгать җиде тулганчы ук килделәр. Хатыным җиткерде, "Алмаз, анда ниндидер кешеләр ишек кагалар", диде. Без төзелеп бетмәгән үз йортыбызда яшибез. Карыйм, тимер капка төбенә дүрт машина куелган, алар янында этле кешеләр йөри. Инде аларны кертсәм, иртәнге намазым кала дип уйладым һәм тәһарәт алып намазга керештем. Ике рәкагат укырга өлгермәдем, өй тәрәзәсен ватып, унлап кеше этләр белән килеп керде. "Нинди хәл бу, каян, тәрәзәне ватып кердегезмени?" дип кычкыруым җавапсыз калды. Бәреп, тентүгә керүгә рөхсәт кәгазен күрсәтүләрен сорыйм. Алар тикшерүче карарын күрсәтте. Бу кәгазь белән тәрәзә ватып керергә ярый микәнни? Бу йортта пулемет яки автомат белән каршы торучы булса, башка хәл. Прокурор рөхсәтеннән башка гына хәзер Русиядә һәр кешедә шундый тентүләр уздырып була икән. Кеше хокуклары бездә менә шулай яклана.

– Алар сезгә нинди дәгъва белдерде?

– Алар бары мөселманнарны тикшерә. Бу очракта аларга бар мөселманнар да шикле булып күренә. Аеруча чит илләрдә булып кайтканнары. Күрәсең, аларга шундый күрсәтмә бирелгәндер, узган гасырның 37нче елларын кайтару максатлары бардыр.

– Ә тәрәзә ватып керү нигә кирәк булды икән?

– Монысы шул ракета ату, ясау очрагы белән бәйледер. Мин шул көннәрдә мәчеттә бер кеше белән очрашырга тиеш идем. Шунда гына, көндезге намаз алдыннан гына Казанда очкыч шартлавын ишеттем. Чөнки алдагы ике-өч көндә телевизорны да, радионы да ачмаган идем. Шушы мәчеттә казада вафат булучылар рухына дога кылынды. Тагын шушында ук, имеш, урманда өч ракета тапканнар, атарга маташканнар дип сөйләшеп алдылар. Икенче көнне инде мине килеп алдылар. Тентү барышында бар бүлмәне этләр белән тикшереп чыктылар, сораулар бирделәр. Мөселман өендә эт булырга тиеш түгел. Тентүләреннән, сорауларыннан шул беленде, ракета ясарга ярарлык нәрсәләр бармы, юкмы. Әле кайдадыр булган хәбәрләр буенча, ракета озынлыгы янәсе 1 метр 20 см. булган. Мисал өчен, андый коралны теләсә кайсы остаханәдә ясап буладыр, әгәр кемдер уйласа. Мин моны бары тик мөселманнарга карата басым, махсус оештырылган акция дип саныйм. Былтыр Рамазан аенда нинди хәл булды, хәзер дә шул хәл.

– Ракетадан зыян күрүчеләр булмады диелгән иде.

– Бернинди дә зыян күрүче юк. Гомумән, ракета дигәннәре булганмы, анысын да белүче, күрүче юк. Җирле матбугатта да фотосын күрсәтмәделәр, республика матбугатында да дәлилле сүз булмады. Ракета сурәтен кемнәрдер интернетта күргән диләр. Тагын бер кызыгы, безнең бер егетне кичке 7нче яртыда кулга алалар, бер сәгать чамасы узгач Казанда очкыч шартлый. Бу вакыйгаларны бәйләп булмыйдыр. Шушы мөселман егете – Раил Әхмәтовны кулга алгач, аны урманга илтеп ташлыйлар. Яңадан бирегә полиция килеп, кире алып кайта. Бу егет белән мин сөйләштем. Аңа да, миңа да ракета ясауда шик белдерелә. Ә мин ракетаны үзләре ясап та, атып та, гаепне мөселманнарга ташлыйлар дип уйлыйм. Монысы булачак Сочи олимпиадасы белән бәйледер, иминлекне тәэмин итү юнәлешендә дип эш алып барулары да ихтимал.

– Алмаз әфәнде, Түбән Камада "ракета эше" буенча күпмеләп кеше кулга алынды?

– Монысын инде ФСБдан, полициядән яки безнең мәчеткә кереп белә аласыз. Былтыр Рамазан аенда унбишләп кеше кулга алынса, быел күбрәктер дә. Кулга алулар, тентүләр әле дә дәвам итә. Хәзер инде ул көннәрдә шәһәрдә булмаган кешеләрне дә ала башладылар.

Алмаз Якупов сүзләренчә, полиция тоткарланган кешеләрне 48 сәгать, дүрт тәүлек яки аннан да күбрәк вакытка ябып куя.

Шушы вазгыять буенча без Түбән Кама ТИҮе рәистәшләре Хәлил Әюпов һәм Раиф Галиевка да мөрәҗәгать иттек.

"Ракеталар гаугасын нык куерттылар, эш күрсәтәбез дип шәһәр буенча да чабышып йөрделәр. Ләкин ракеталар турында сүзләр генә булды. Бернинди дә дәлил китерә алмадылар. Хәбәрләр ниндидер файда күрүче як өчен генә таратылды", диде Хәлил әфәнде.

"Ракеталарны күрүче кеше юк. Бу – провокация", дигән фикерен җиткерде Раиф Галиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG