Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:58

Русия Дәүләт думасы депутатлары урыс телен Европа берлегендә рәсми тел итмәкчеләр


Бүген Русия Дәүләт думасында «РФда дәүләт тел сәясәте: аның хәле һәм киләчәге» дигән темаган түгәрәк өстәл утырышы уза. Әлеге чарада депутат Алексей Журавлев кайчандыр Русия вице-президенты Дмитрий Рогозинның урыс теленә Европа берлегендә рәсми тел статусын бирү тәкъдимен искә төшерде.

«Без моны эшли алабыз, чөнки 2012 елның 1 апреленнән Ервопа берлеге ватандашларының Европа берлегендә үз телен рәсми тел итү турында төзәтмәләр үз көченә керде. Моның өчен бары миллион имза җыярга кирәк", диде ул.

Депутат сүзләренчә, «Россотрудничество», урыс җәмгыятьләре ярдәмендә бер миллион имза җыю авыр булмаячак.

XS
SM
MD
LG