Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Украинага басым ясауда Русияне гаепләде


Украинада евроинтеграцияны яклау чарасы дәвам итә. Шул ук вакытта Европа берлеге Украинага басым ясауда Русияне гаепләде.

“Без Русиянең Украинага карата булган позициясен һәм гамәлләрен хупламыйбыз”, диелә Европа берлеге президенты Херман ван Ромпей һәм Европа комиссиясе рәиск Хозе Мануэл Баррозоның уртак белдерүендә. Анда шулай ук Европа берлеге белән нинди килешү имзалауны Украина бәйсез рәвештә үзе хәл итәргә тиешлеге әйтелә.

Узган атнада Украина хөкүмәте Европа Берлегендә әгъзалыкның беренче адымы саналган интеграция турындагы килешүне имзалауга барлык әзерлекне туктата, дип игълан итте.

Хөкүмәт үзенең бу карарын "милли иминлек" мәнфәгате һәм Русия белән зур күләмдә сәүдәне югалтачагы белән аңлатты.
XS
SM
MD
LG