Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Кремль каршында коррупциягә каршы идарә төзи


Русия президенты идарәсендә коррупциягә каршы идарә төзеләчәк. «Известия» газетасы язуынча, Русия президенты Владимир Путин әлеге фәрманны 1 декабрь тирәсендә имзаларга тиеш.

Яңа идарәне президентның ярдәмчесе Евгений Школов җитәкләячәк.
Әлегә кадәр коррупция белән көрәш тармагы берничә оешмага карый иде, хәзер аның өчен аерым оешма булдырмакчылар.

Соңгы биш елда Русиядә коррупция белән бәйле 242 мең җинаять теркәлгән. Аннан килгән зыян 10 миллиард сумга җитә.
XS
SM
MD
LG