Accessibility links

Европа берлеге Украинаның интеграция турында килешүне имзаламавына кызганыч белдерә


Бүген Вильнюста ачылучы «Көнчыгыш беректәшләр» саммитында Украина хөкүмәтенең евроинтеграция турында килешүне имзалаудан баш тартуына Европа берлеге үкенеч белдерде.

Еврокомиссия әгъзасы, Европа берлеген киңәйтү мәсьәләләре өчен җаваплы Штефан Фюле бүгенге конференциядә Украина чит илдән кергән инвестицияләрне киметеп, Халыкара валюта фондыннан кредитлар алу турында сөйләшүләрне тизләтү өчен зур мөмкинлекне югалтуын әйтте.

Украина белән килешүне имзалау Вильнюстагы саммитта иң төп мәсьәләсе булырга тиеш иде. Ләкин 21 ноябрь көнне Киев моңа әзерлекне туктатуын белдерде.

Форумда барлыгы 34 ил вәкилләре катнашачак: 28 Европа берлеге иле һәм «Көнчыгыш беректәшләр» програмы катнашучылары булган Әрмәнстан, Азәрбәйҗан, Грузия, Молдова, Украина, Белорус илләре.
XS
SM
MD
LG