Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

"Татарстандагы һава ширкәтләре берләшсә генә яшәп калачак"


Магомед Закаржаев

Магомед Закаржаев

Татарстанда һәм Русия күләмендә дә сивил авиация үсеше стратегиясе эшләнмәгән. Бу тармакны багучы министрлык һәм оешмаларда эшләүчеләр үз урыннарыннан колак какмас өчен һәлакәт саен яңадан-яңа тыюлар, чикләүләр уйлап таба. Тотрыксызлык фаҗигаләргә сәбәп булып тора. Авиация белгече Магомед Закаржаев Татарстандагы һава ширкәтләренең берләшкән очракта гына яшәп калачагын белдерә.

17 ноябрь көнне Казан һава аланында Boing фаҗигасеннән соң ук Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев илдәге һава ширкәтләренең күплеген һәм аларның көчсез икәнен белдереп кыскартырга дигән тәкъдим белән чыкты. Медведев сүзләренчә, илдәге 122 ширкәтнең 85-90%-ы матди һәм финанс ягыннан да көчсез.

Бу сүзләрне Медведев беренче тапкыр гына әйтми инде. 2011 елның 11 сентябрендә “Локомотив” хоккей такымы Ярославльдә ЯК-42 очкычында корбан булгач та ул вакытта президент булган Медведев ышанычсыз һава ширкәтләрен бетерергә кирәк дип әйткән иде. Әмма алар әлегә ничек бар шул килеш яшәүләрен дәвам итә.

Инде менә Казан һәлакәтеннән соң Медведев әйткән сүзләргә мөнәсәбәттә Русия вице-премьеры Аркадий Дворкович 27 ноябрь көнне һава ширкәтләренең киметелмәячәген, ә аларга булган таләпләрнең нык кырысланачагын белдерде. Русия хөкүмәте әле алай, әле болай дип белдерүләр ясап авиациянең киләчәктә ничек буласын, аны ничек имин итәсен үзе дә белми.

Татарстандагы һава ширкәтләре тирәсендә дә шул ук хәл. Сүзләр күп сөйләнә, әмма алар үтәлми һәм иң ахырда башлаган идеяләреннән баш тартулары ачыклана.

2012 елның язында “Татарстан” һәм “Ак барс аэро”ның кушыла башлавы турында игълан ителгән иде. Әмма 2013 елның сентябре ахырында “Татарстан” җитәкчесе Әхсән Гыйниятуллин ширкәтләрнең кушылмаячагын, “Ак Барс Аэро”ның эшлекле авиациядә, ә “Татарстан”ның коммерциядә калачагын белдерде.

Бүген “Татарстан” һава ширкәтенең берничә миллиард сум бурычлары барлыгын белдерүчеләр дә бар. Фаҗигадән соң әлеге һава ширкәтенең хезмәттәше “Казан” һава аланына да 400 миллион сумнан артык бурычы булганлыгы ачыкланды.

21 ноябрь көнне Татарстан арбитраж мәхкәмәсе ширкәт һава аланына 300 миллион сумнан артык акча бирергә тиеш дигән карар чыгарды. Өч ел дәвамында ширкәт һава аланына техник хезмәт күрсәткән өчен түләмәгән. Тагын һава аланына 100 миллион сумга якын бурычы турындагы шикаятьнең мәхкәмәдә каралуы да әйтелә.

50 кешенең гомерен өзгән һәлакәттән соң һәм өстенә өелгән бурычлары белән республика исемен йөрткән һәм әлеге исем астында халыкара очышлар да оештырган “Татарстан” тернәкләнеп китә алырмы? Әлеге сорауны Азатлык авиация белгече, 1999 елдан 2009 елга кадәр “Татарстан” һава ширкәте җитәкчесе булып эшләгән, хәзер “Казан" авиация ширкәте генераль директоры Магомед Закаржаевка юллады.

– “Татарстан” алга таба абруен күтәрә, ышанычлы ширкәт имиджын булдыра алырмы?

– Уңай имидж күп еллар дәвамында туа. "Татарстан" һава ширкәтенең һәлакәткә кадәр үк имиджы уңай түгел иде, абруе төшә генә барды. Бу хакта таралган хәбәрләр, матбугатта язылган комментарлар дәлил булып тора. Һәлакәт абруйга, йомшак итеп әйткәндә, тагын да ныграк китереп сукты. Имиджны ничек арттыру турында күпләр беләдер дип уйлыйм, әмма шулкадәр зур бурычлары булган һава ширкәте бу эшне тормышка ашыра алыр микән? Шигем бик тә зур.

Мин әлеге һәлакәт һәм бурычлар алар бер-берсе белән бәйләнгән дип уйлыйм. Аны аерып карарга ярамый. Һәлакәт очраклы гына хәл түгел. Мин бу ширкәтнең якты киләчәге бар дип һич кенә дә уйламыйм.

– Бу очракта Татарстанга нишләргә соң? Республиканың бүген ерак араларга очышлар оештыра торган "Татарстан" һәм "Ак Барс Аэро" һава ширкәтләре бар.

– Монда иң кимендә бер генә һава ширкәте калырга һәм ул Татарстанга лаек булырга тиеш.

– Исеменә килсәк, "Татарстан" дигән атама да үзен пычраттымы?

– Исеме монда артык зур әһәмияткә ия дип уйламыйм мин. Исеменә тотынганчы, башта алга таба ничек эшчәнлек алып бару турында идея кирәк. Һәр җитди эшнең нигезендә җитди идея ятарга тиеш бит. Алар алдагы өч, биш һәм сигез ел эчендә нәрсәгә ирешәчәкләренә алдан ук максат куярга тиеш. Халыкка хезмәт күрсәтүче авиация үсешенең этаплары күрсәтелгән документ кирәк. Һавада үз урыныңны табу бүген бик четерекле мәсьәлә.

Хәзер Татарстанга үзенең һава ширкәте кирәкме дигән сорау да туа. Бу сорау, минемчә, иң беренче чиратта куелырга тиеш. һәм, икенчесе, әгәр бу ширкәт кирәкле дип табылса, ул нинди булырга тиеш дигән сорау куелу зарур. Алга таба баскычлап, баскычлап эшне алып барырга мөмкин булачак, әгәр инде без бүгенге хәлдән ничек чыгарга мөмкин дигән сорауга җавап эзләсәк.

– Бәлки, хөкүмәт дәрәҗәсендә, бәлки, президент янына озак еллар һава ширкәтләрендә эшләгән яхшы белгечләрнең барсын да бергә җыеп сөйләшеп һава ширкәтен үстерү өчен концепция эшләргә кирәктер. Белмисезме, Татарстанның мондый концепциясе бармы?

– Бернинди концепция дә юк, һәрхәлдә мин аның барлыгын белмим. Белгечләрне бу яңа компанияне оештыра башлагач, бәлки, ниндидер бер этапта җыярга кирәктер. Мин электән үк республикадагы һава ширкәтләрен барсын бергә кушу кирәк дип әйтә килдем. Бездә очучылар да, белгечләр дә, техниклар да җитәрлек. Белгечләргә килгәндә, без Русиядә иң алга киткән төбәкләрнең берсе, әмма хәзер таркаулыкта.

– Бәлки бу таркалуык һәрбер һава ширкәтенең үзенең аерым бер хуҗасы булудандыр?

– Дөрес, монда хуҗалар да күп, аларның теләкләре дә төрледән-төрле. Әмма барыбер берләштерә торган тырышлыклар кирәк булачак.

– Идеяләр белән генә түгел, ә финанс, милек мәсьәләләрендә дә дип әйтәсегез киләме?

– Әлбәттә. Бер-берсе белән тарткалашкан берничә көчсез һава ширкәте булуга караганда, бер көчле һава ширкәтенең булуы һәрвакыт күпкә яхшырак ул.

– Һәркем акча сорый, һәркем үз идеяләрен алга этәрмәкче була, әмма нәтиҗәсе күренми булып чыга алайса?

– Әлбәттә, ул һәрвакыт шулай иде.

– Бүген бу мәсьәләне өскә күтәреп, бәлки, берәр киңәшмә үткәрергә кирәктер?

– Төрле киңәшмәләр күп үтә ул. Гадәттә зур киңәшмә алдыннан күпләгән очрашулар, киңәшүләр кирәк. Әгәр республика һава ширкәтләрен берләштерү кирәк дип санаса берләштерергә омтылучы көч нинди дә булса стратегияне алдан ук әзерләргә тиеш дип уйлыйм мин.

– Моңа кадәр республикадагы һава ширәтләренең хәле, аларның яшәеше яхшы белгечләр тарафыннан анализлана һәм нинди дә булса нәтиҗәләр ясала идеме? Мондый хисаплар бармы?

– Республикада Татарстан транспорт министрлыгы һәм авиациягә караган тагын бер оешма бар, әмма анда авиация буенча белгечләр юк дип әйтерлек һәм бу очракта аналитик эшләр турында нинди дә булса сүз алып барырга мөмкинме? Мин министрлык дәрәҗәсендә кайчан да булса ниндидер җитди тикшеренүләр үткәрелгәнен хәтерләмим. Яхшы идея һәм берләшүгә омтылыш булмагач, җитди рәвештә анализлау да үткәрелми күрәсең.

Мин үзем җитәкчелек иткән ширкәттән чыгып та сүз йөртә алам. Барлык эшләр белән дә үзлегемнән шөгыльләнәм, беркемгә дә өметләнмим. Читән бары тик комачаулыйлар гына. Бигрәк тә федераль дәрәҗәдәге оешмалар комачаулый.

– Тикшерүләр беләнме?

– Тикшерүләр белән дә, кирәкле-кирәксез эшләр кушып, хисаплар таләп итеп – булган бөтен мөмкинлекләрне кулланып алар комачауларга гына тырыша. Мин беркайчан да бу оешмалардан һава ширкәтләренең эшчәнлеген җиңеләйтә, финанс хәлләрен яхшырта торган, чынлап торып икътисади уңайлыклар булдыручы бер генә адым да күрмәдем.

Мин гомерем буе һава ширкәтләрен киметергә, аларга булган таләпләрне кырыслатырга дигән сүзләрне ишетә киләм. Гел "кирәк, кирәк, кирәк". Русия транспорт министрлыгының, "Росавиация"нең башында гел шундый уйлар гына. Алар бит иң беренче чиратта авиация эшләренең уңай якка үзгәрүе өчен тырышырга һәм шуның аша гына кулланучыларның хокукларын якларга тиеш.

Алар кәнәфиләребездән очып төшәрбез дип куркып, авиацияне яхшырту турында уйламыйча гына кулланучыларны якларга тотына. Әйткән сүзләре "без кыскартачакбыз", "без тыячакбыз", "без теләсә ни эшли алабыз". Янәсе безгә тиеп кенә карагыз, без барсын да булдырабыз дигән фикердә бу дәүләт оешмалары. Бүген Русиядә менә шушындый сәясәт алып барыла.

– Әгәр дәүләт структуралары аяк чалып, куркытып тормаса төбәктәге һава ширкәтләре табыш белән нәтиҗәле итеп эшли аламы?

– Керем бик зур булмаска мөмкин һәм барсы да моны булдыра алмаячак. Мин җитәкчелек иткән ширкәт кебекләр елга иң күп дигәндә 5-7%, 10% табыш алырга мөмкин. Хосусый ширкәтләр, һәркемгә дә билгеле, табыш булмаса эшли алмый, ике-өч елдан соң бөләчәкләр.

Дөньяда һава ширкәтләре һәм һава аланнары арасында хосусый ширкәтләр дә, дәүләткә караганнары да, бер өлеше дәүләтнеке булганнар да бар. Әмма ширкәтнең кемгә каравы, аңа кем хуҗа булуы алай ук артык зур әһәмияткә ия түгел, ә алдагы күп еллар өчен төгәл һәм анык таләпләр, каты һәм гадел контроль булырга тиеш.

Кешеләрнең һавадагы язмышлары өчен җаваплы ширкәтләр эшчәнлегендә кемнеңдер бизнесны тартып алырга теләве, көндәшлектә аяк чалырга тырышуы булырга тиеш түгел. Берәү һава ширкәтләрен кыскартырга дип әйтүгә үк, аны тормышка ашырырга чыгып чабарга тиеш түгелләр.

Күңелсезлек килеп чыгуга, двигатель шакылтауга үзгәрә торган түгел, ә еллар дәвамында урнашкан катгый таләпләр һәм кагыйдәләр белән яшәү кирәк. Шул очракта гына бу бизнесны алга таба да фаразлап һәм хисаплап булачак. Бу бизнестагы кешенең алдагы көнгә ышанычы булырга тиеш. Хәзерге кебек очкычларга, боралакларга, аларны техник яктан карауга куелган таләпләр дә көн саен дип әйтерлек үзгәреп торырга тиеш түгел. Русиядә бу ягын алсак та тотрыклы бер генә таләп тә юк. Һәр ел саен диярлек барлык таләпләрнең өчтән бере үзгәреп тора дип әйтергә була. Шулай ук бәяләр дә һәр ел саен үзгәрә. Шуңа күрә Русиядә бу бизнесны дөрес итеп планлаштыру һәм алдан хисаплап кую бик авыр.

Мин менә 37 ел инде авиациядә һәм 20 ел өч һава ширкәтенең генераль директоры булып эшлим. Гел менә-менә хәлләр уңай якка үзгәгә башлар дип көтәм, әмма гел киресенчә килеп чыгып тора. Инде бу башбаштыкларга түзеп торырга хәл дә калмый.

Безнең ширкәт АКШта эшләнгән Bell боралакларына техник хезмәт күрсәтә, җитешсезлекләр килеп чыкса аларны төзәтә. Без Татарстанда һәм шулай ук Русиядә бу боралакларга хезмәт күрсәтүче бердән-бер ширкәт. Бу Bell-га бернинди сораулар да юк. Без аларга техник хезмәт күрсәтү өчен укыдык, аларга куелган таләпләрне һәм хезмәт күрсәтү тәртибен беләбез. Кирәкле җиһазларның (запчастьләрнең) бәясе дә билгеле һәм ул үзгәрми. Кыскасы, бернинди сорау да юк. Бу бизнесны алга таба ничек буласын хисаплау да кыен түгел. Иң әһәмиятлесе – американнарның бу таләпләре төпле һәм акыллы эшләнгән. Алар кемнең нинди кәнәфигә тотынып утыруына бәйләнмәгән.

* * * *
Бүген республикада “Татарстан”, “Ак Барс Аэро”, “Тулпар эйр” һава һәм “Казан” авиация ширкәтләре эшләп килә.
XS
SM
MD
LG