Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:22

28 ноябрь Башкортстандагы татар прозасы һәм бу жанрга тәнкыйть торышы турындагы "Туган як әдипләре" китабын тәкъдим итү чарасы узды.

Китап туе Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында узды. Анда югары уку йортларының татар бүлеге галимнәре, китапта чыккан татар язучылары һәм тәнкыйтьчеләр, студентлар, башкаланың татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

“Туган як әдипләре” – 20 табакка якын, 320 битле саллы китап. Ул дүрт бүлектән тора. Беренче бүлектә өлкән буын әдипләре иҗаты. Икенче бүлектә икенче бөтендөнья сугышыннан соң дөньяга килгән урта буын язучылары. Өченче бүлектә үзгәртеп кору елларында мәйданга чыккан язучылар иҗаты. Соңгы, дүртенче бүлектә Башкортстан татар прозасына өлеш керткән әдәбиятчы-галимнәр иҗаты тупланган. Китап белешмә-хрестоматия рәвешле эшләнгән. Аңа язучының фоторәсеме, тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат, библиография, ягъни китаплары һәм татар матбугатында басылган әсәрләре исемлеге, иҗаты турында тәнкыйть мәкаләләре исемлеге, язучының бер әсәре яки әсәреннән өзек тупланган. Белешмәгә 25 прозаик һәм 6 тәнкыйтьче кергән. Әлеге басма Татарстан грантына лаек булып 150 мең сум акчага 500 данә басылып чыкты.

Китап туен Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы галиме, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов ачып, үзгәртеп кору еллары башлангач республикада татар телендә иҗат итү мөмкинчелеге тууы, инде килеп аларның татар әдәбиятында саллы бер агым тәшкил итүләре, аларны фәнни өйрәнү әһәмияте турында сөйләде. Агымдагы елда узган зур чараларны искә төшерде.

Башкорт дәүләт университетының татар бүлеге галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрь Илдус Фазлетдинов шуларны сөйләде:

Илдус Фазлетдинов

Илдус Фазлетдинов

– ХХ йөз башында ук төбәктә әдәби-мәдәни мохит үсешкән булган. ХIХ гасыр урталарында ук биредә татар телендә иҗат итүчеләр була. Мәсәлән, 1922-1926 елларда “Башкитап” нәшриятында җәмгысе 232 исемдәге китап басылып, шуларның190ны башкортча, 10 исемдәгесе урыс, 32 исемдәгесе татар телендә була. Ләкин 30нчы елларда татар әдәбияты сүлпәнәеп кала. Татар әдәбиятына хезмәт итәргә теләгән язучылар Казанга китә, туган ягыннан аерылырга теләмәгәннәр башкорт телендә язарга мәҗбүр була. Республикада татар телендә китаплар чыгарылмый, бердәнбер басылу урыны булып “Кызыл таң” гәзите кала. Инде килеп, 80нче еллар азагыннан һәм 90нчы еллар башыннан илдә демократик үзгәрешләр башлангач татар әдәби хәрәкәте яңадан тернәкләнеп китә. Татар телендә “Өмет” яшьләр гәзите, “Тулпар” журналы чыга башлый. Китап нәшриятында татар китаплары бастыру җайга салына. Язучылар берлегендә татар телле әдипләр берләшмәсе оеша.

Илдус Фазлетдинов шулай ук шигърият, балалар әдәбияты, сатира-юмордан да шушындый ук китаплар чыгару кирәклеген күтәрде. “Туган як әдипләре”нең бүлекләргә бүленү принципларына анализ ясады.

Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина:

Лилия Сәгыйдуллина

Лилия Сәгыйдуллина

– Әлеге белешмәгә китаплары чыкмаган прозаиклар да кертелгән. Аларның әсәрләре татар гәзит-журналларында басылган. Бездә китап чыгару җиңел түгел, шуңа аларның керүе дә уңай күренеш. Бу китапның алдагы – тулыландырылган басмалары да дөнья күрер, анысында моңа кертелгәннәрдән кемнәрдер төшеп калыр, яңа исемнәр өстәлер дип өметләнәм. Бу китап бер тарихи күренеш, феномен булып кына калмас, республикада татарлар яшәр һәм аларның әдәбияты да үсә һәм байый барыр дип ышанам, диде.

Яшь галим һәм шагыйрь Руслан Сөләйманов:

Руслан Сөләйманов

Руслан Сөләйманов

– Белүебезчә, татар әдәбияты бер һәм бүленмәс. Ләкин Казан Башкортстандагы татар язучыларын һәм шагыйрьләрен күреп бармый. Дөрес, аларның әсәрләре Татарстанда чыгучы гәзит-журналларда басылгалый. Ә менә гомумтатар әдәби процессына алар кертелми. Татарстан Язучылар берлегенең корылтайларында, ел йомгакларына багышланган җыелышларда, “Казан утлары” журналындагы әдәби процесс турындагы язмаларда Башкортстанның татар каләм әһелләре бөтенләй искә алынмый. Алынса да Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торучылар гына телгә эләгеп китә.

Башкортстанда миллионнан артык татар бар икән, димәк, аның язучылары да бар. Казан аларны күрмәү сәбәпле, бездәге татар әдәбияты гомумтатар әдәбиятыннан аерылып, үзгә бер агым булып бара. Шартлы ул “Башкортстан татар әдәбияты” дип атала. Безне болай аеруда Казанның үз казанында гына кайнавы сәбәпче. Казан безгә провинция итеп кенә карый. Мәсәлән, бер мисал: “Тулпар” журналында Марат Кәбировның “Сары йортлар сере” повесте чыккан иде. Аңа Казан ягыннан бер игътибар да булмады. Шул ук әсәр “Казан утлары”нда чыккач тәнкыйть тә телгә килде, ул ел әсәре дә булып танылды. Марат Кәбиров һәм Кәрим Кара Казанга күчте. Инде алар безнең кебек “провинция” генә булып калмый татар әдәбияты процессына керә, диде.

Чыгышларда Башкортстан татар әдәбияты үсеше, сыйфаты, агымнар турында сүз барды. Детектив, фантастика, тарихи, мәхәббәт прозасы булмавы, тәнкыйтьнең үсешмәве билгеләнде. Һәр чыгыш ясаучы китапны туплаучы авторлар - Башкортстан педагогия университеты галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент, шагыйрә Альбина Хәлиуллина һәм “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, Башкортстан Язучылар берлеге каршындагы татар телле әдипләр берләшмәсенең проза секциясе рәисе, язучы Дилбәр Сөләймановага рәхмәт белдерделәр. Азактан алар да сүз алды. Альбина Хәлиуллина:

Альбина Хәлиуллина

Альбина Хәлиуллина

– Безнең уку йортында 7-8 ел элек үк якташ язучылар иҗатын өйрәнү башланган иде. Махсус программа да эшләнде. Ә ике ел элек бу китапны язу идеясе туды. Ул шулай, кемнеңдер финанс ярдәменнән башка, буш башлангыч белән туды. Бу китапта без соңгы егерме елда иҗат ителгән прозаны классификацияләргә тырыштык. Кемнәрдер керми дә калгандыр, алар тулыландырылган алдагы басмаларда искә алыныр. Иң мөһиме - милләт яши, аның язучылары бар. Без алар язганны өйрәнергә, халыкка җиткерергә, фәнни бәя бирергә тиеш, диде.

Дилбәр Сөләйманова фикере:

– Казанда узган яшь каләм тибрәтүчеләрнең “Каурый каләм” бәйгесендә безнең каләмкярлар да ел саен катнаша һәм югары урыннарны алып килә. Быелгы бәйгедә проза буенча Алина Шәрипова беренче урынны алды. Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган бәйгедә Кәрим Кара һәм Сәгыйдулла Хафизовның җиңүләре турында хәбәрләр бар. Башкортстанда татар әдәби процессы бар. Шулай да гомумтатар әдәби процессыннан да читләштерелмәсеннәр, игътибарлырак булсыннар иде.

Китап туенда белешмәгә кергән язучы һәм тәнкыйтьчеләр фикерләрен белдереп, әлеге басманың чыгуы Башкортстан татар мәдәнияте, әдәбияты үсешендә зур вакыйга булуын ассызыкладылар. “Туган як әдипләре”н Башкортстан татарларының ел китабы дип бәяләделәр. Чара җыр-моң белән үрелеп алып барылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG