Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:03

Бу атна ахырында Владимирда татар мәдәнияте көннәре уза. Аны оештыручылар Татарстанда татарлык көчле булмауга аптырау белдерә.

30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Владимир шәһәрендә дүртенче тапкыр татар мәдәнияте көннәре уза. Аны Татарстанның мәдәният министрлыгы ярдәмендә "Бәхет" татар оешмасы, Владимирның татар җәмгыяте оештыра. Бу чарага Казаннан Татарстанның җыр һәм бию ансамбле килә. Әлеге фестиваль турында "Бәхет"нең җитәкчесе Мөкатдәс Мортазин белән сөйләштек.

Мөкатдәс, чара кысаларында нәрсәләр каралган?

– 30 ноябрьдә Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә шахмат турниры уза. Кич белән Владимирның иҗат коллективлары, мәдәният институты, хореография мәктәпләре өчен Татарстан җыр һәм бию ансамбле мастер-класс уздыра.

1 декабрьдә төп вакыйга көтелә. Өлкәнең мәдәният сараенда елга нәтиҗә ясалачак. Владимирның "Мирас" иҗат студиясе эшчәнлегенә, татар телен өйрәнүгә, татар этномәдәни компонентлы татар балалар бакчасы эшен күздән йөртеп чыгабыз. Балалар бакчасы эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак видеоязма күрсәтәчәкбез. Аннары бәйрәмнең төп яме - Татарстан җыр һәм бию ансамбле чыгышлары башланачак. Шулай ук милли ризыклар белән чәй эчү каралган. Күргәзмәләр булачак.

Фестивальгә барлыгы алты автобуста райондагы татарлар киләчәк. Шулай ук күрше төбәктән татарлар булачак. Мәскәү яны, Кострома, Иваново, Түбән Новгородтан милләттәшләр килер дип көтелә. 750 урынлы зал тулыр дип уйлыйм.

Татар телен өйрәнүгә нәтиҗә ясыйбыз дидегез. Сезгә Татарстаннан да укытучы барып укыткан иде бугай.

Владимирдагы татар егетләре татар биюен өйрәнә

Владимирдагы татар егетләре татар биюен өйрәнә

– Әйе, без башта 2004 елны үзебездә Татарстаннан Азнакайда мәктәп бетергән бер ханымны таптык һәм ул безгә татар теле укытты, аннары гаилә хәле сәбәпле ул китте һәм озак кына укытучы эзләдек. Хәтта аны эшкә урнаштыру һәм торак белән тәэмин итү мөмкинлекләре дә бар иде. Без Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгына да мөрәҗәгать иттек, әмма КФУ тәмамлаучылар арасында безгә килергә теләүчеләр табылмады. Бары Казаннан Булат Ибраһимов бездә диплом алды практика узды һәм татар телен укытты.

Узган елның көзендә "Яңа Гасыр" телевидениесенең "Татарлар" тапшыруы безне төшереп китте һәм шуның нәтиҗәсендә безгә татар телен укытырга килергә теләүчеләр шалтырата башлады. Үзбәкстаннан, Казаннан шалтыраттылар. Ә менә Пермьнән Идая Миңнебаева августта үзе безгә килеп танышып китте һәм узган шимбәдә укытыр өчен дип килде.

Татар телен укырга ихтыяҗ бармы, чөнки кайбер төбәкләрдә укытучы булып та өйрәнергә теләмиләр.

– Бу татар җәмгыяте эшчәнлегенә бәйле. Мәдәният һәм телнең матурлыгын күрсәтеп тору кирәк һәм шуның ярдәмендә татарлар үз тамырларына тартыла башлый. Яшьләрдә милли җырларны ишетә башлагач, Казанга барып кайткач әкрен генә туган телгә мәхәббәтләре барлыкка килә. Шуңа балалар бакчаларын да ачарга булдык. Кадрлар да табылды.

Агустта без Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында булдык һәм анда барлык методика турында сөйләделәр. Шулай ук татар балалар бакчаларын да күрсәттеләр. Аларның тәҗрибәсен күреп менә бер ай инде моның белән шөгыльләнәбез. Исемлектә барлыгы 21 бала бар. Әлегә бакча шимбә-якшәмбе көнне генә эшли. Анда җиде бала инде тәрбияләнә. Киләсе елга инде көндәлек бакча итәргә уйлыйбыз. Бу дәүләт балалар бакчасы базасында эшләнә.

Владимирда яшь татарлар Татарстанга күченергә телиме?

– Юк. Минем нәселем инде монда күптән яши. Бу төбәк безне тәрбияләде. Чиста татар гаиләсендә туганнарга караганда, катнаш никахлардан туганнар татарлыкны күбрәк кадерли. Ә татар гаиләсендә туганнар барысын да беләләр дип саный.

Без атансына берничә тапкыр студиядә очрашабыз. Аена бер тапкыр нинди дә булса чара үткәрәбез. Даими очрашып тору үз нәтиҗәсен бирә.

Владимирда күпме татар яши?

– Рәсми саннарга караганда Владимирда 5 мең, ә өлкәдә 9 мең тирәсе. Әмма җанисәп вакытында барысына да килмәүләре турында да беләбез, катнаш гаиләдән булучыларның кайберләре шулай ук җавап бирергә авырсынган.
Татарлар саны турында имамнар күбрәк белә инде, чөнки кешенең татар булуы турында үлгәч кенә ачыклана. Яшәгәндә кеше әле татарлыгын белгертмәскә дә мөмкин, әмма инде вафат булгач туганнары беренче булып мәчеткә килә.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова татарлар Идел-Уралда гына сакланып калачак дигән иде.

– Без алай дип уйласак, бу эшләрне эшләп йөрмәс идек, чөнки моның барысы да иҗтимагый нигездә эшләнә. Волонтерлар ярдәм итә. Без быел Татарстанда булганда Казандагы беренче татар гимназиясенә баргач һич кенә дә татар мәктәбенә кергән кебек булмады. Әлбәттә анда барысы да татарча сөйләшә, әмма шуның белән шул.

Шунда мин үзебездә татар телен өйрәнү бүлмәсен милли йөзле булдыру өчен аларның бүлмәләре белән кызыксына башладым. Әмма аларда әле 1990нчы еллар башында милли колорит булса, хәзер инде моңа игътибар итмиләр икән. Күбрәк заманча технологияләргә басым ясыйлар. Миллилек икенче планга күчкән. Мин моңа бик аптырадым, чөнки бу мәктәп Казан үзәгендә урнашкан һәм музейдан башка татарлыкны берни ассызыкламый.

Әмма аралашу бит татарча, дисез.

– Шул бердәнбер инде. Ләкин татар телен белү әле ул татарлыкны аңлатмый, ә менә туган телне һәм мәдәниятне ярату мөһимрәк. Әлбәттә мин аларга карата бернинди дәгъва белдерәсем килми, чөнки хәзер Бердәм дәүләт имтиханы сәбәпле мәктәпләргә шундый шартлар куела, әмма татар мәдәниятенә сусауны мин анда күрмәдем.

Ә безнең Владимирдагы татарларда бу бар. Алар тамырларыннан аерылган. Әлбәттә Казанда да андый кешеләр бар. Заманында нәкъ алар ярдәмендә без татар мәдәнияте, теле белән кызыксынып китеп, хәзер шушы эш белән шөгыльләнәбез. Шул ук "Идел" оешмасын, Татар яшьләре форумын әйтер идем. Балалар бакчаларына килгәндә дә, Казанда татар балалар бакчалары бик аз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG