Accessibility links

Рөстәм хәзрәт Зиннуров: "Мин мөфтияткә дә, милләтемә дә каршы түгел"


Рөстәм хәзрәт Зиннуров: "Азатлыктагы әңгәмәмне дөрес аңламаучылар бар"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:30 0:00

Рөстәм хәзрәт Зиннуров: "Азатлыктагы әңгәмәмне дөрес аңламаучылар бар"

28 ноябрьдә "Казан Нуры" мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров Азатлыкта элегрәк чыккан әңгәмәсен дөрес аңламаучылар өчен өстәмә аңлатма бирде. Аерым алганда аны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батровның Инфо-ислам сайтында чыккан җавап язмасы аптырашта калдырган.

Рөстәм хәзрәт Зиннуровның күптән түгел Азатлыкка биргән "Татар исламы дигән нәрсә юк" дип аталган әңгәмәсе укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров бу әңгәмәгә җавап рәвешендә "Отклик на интервью" дигән Инфо-ислам сәхифәсендә басылган мәкаләсендә Рөстәм Зиннуровка тәнкыйть белдергәннән соң, "Казан Нуры" мәчете имамы аның әңгәмәсен дөрес аңламаучылар өчен кабат аңлатма бирергә теләк белдерде. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, ул мөфтияткә дә, милләттәшләргә дә каршы түгел, ә менә дин әһелләренә һәм гомумән татарларга бердәмлек вә татулык җитми.

"Минем әңгәмәгә карата фикер чыгу турында миңа егетләр 27 ноябрь кичендә хәбәр иттеләр. Хәзрәт, Инфо-ислам сайтында сезнең интервьюга карата чыккан мәкалә бар. Безгә сезнең хакта шулай язулары бик кызганыч, үзегез дә карап, танышып китсәгез иде, диделәр. Кереп укыдым ул сәхифәне, Рөстәм Батров анда минем турыда мәкалә язган. Белгәнемчә, ул Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары. Аның язмасы мине аптырашта калдырды. Мин Азатлыкка әйткән сүзләрне 180 градуска борып башка юнәлеш бирелгән. Ул мәкаләне мин кәгазьгә бастырып алдым. Әмма аңа җавап бирер өчен махсус әзерләнмәдем, чөнки үземнең нәрсә сөйләгәнемне бик яхшы беләм. Аллага шөкер, үз аңыбызда, Аллаһ тәгалә ул кадәр генә акыл биргән.

Сезнең аша янәдән халык, имамнар мине дөрес аңласыннар өчен үз сүземне әйтергә булдым. Чынлыкта исә теләгем шул: Рөстәм Батров белән бу мәсьәләне кардәшләрчә хәл итәргә иде. Аңа карата күңелемдә бер ачулык та, үпкәләү дә юк. Бер генә әйбер борчый: файдалы әйберләр белән шөгыльләнү, кешеләргә ярдәм итү урынына акланып утырырга туры килә. Гәрчә бу миңа килешеп тә бетми, тик аңлатып китмичә булмый.

"Отклик на интервью" язмасының башында ук ул яза, янәсе Азатлык радиосы журналистлары мине тотып алганнар да ачыктан-ачык сөйләшү эшләгәннәр. Чынлыкта мине махсус тоту, мәҗбүриләп сөйләшү булмады. Сез шалтыраттыгыз һәм без 6 ноябрьдә кичке намаздан соң лекция беткәч сөйләштек. Сәгать сигезенче яртылар булгандыр. Бер сәгатләп язылган әңгәмәнең бөтен өлеше дә сайтка сыймады. Видеога төшерүгә мин каршылык китермәдем.

Рөстәм хәзрәт Зиннуров: "Мин мөфтияткә дә, милләтемә дә каршы түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:24 0:00

Әңгәмәнең төп темаларының берсе - татар халкы һәм ислам иде. Кабатлап әйтәм, татар халкын берничек тә ислам диненнән башка күз алдына китереп булмый. Нигәдер Рөстәм Батров моңа игътибар бирмәгән. Сөйләшүнең икенче төп темасы - фетнә. Андый хәлләр булганда төрле милләттәге, төрле диндәге кешеләргә аңлы булырга кирәк, дидем. Фетнәләргә бирешмәскә, бер-беребезгә дошман булып яшәмәскә. Кызганычка каршы, Рөстәм Батров бу мәсьәләгә дә игътибар бирмәгән, аның Рөстәм хәзрәт Зиннуров Хизб ут-Тәхрир хәрәкәтен яклый дип әйтәсе килгән. Ул бирелгән сорауларны укыдымы икән соң, әллә үзенчә генә аңлыймы, әллә татарча белмиме?

"Хөкүмәт тарафыннан алар тыелган, дин әһеле буларак аларның хәрәкәтләренә ничек карыйсыз?" дигән сорау куелган иде. Мин әңгәмәдә ачыктан-ачык хәтта дини яктан караганда да аларның гамәлләре, хәрәкәтләре дөрес түгел дип әйттем. Хизб ут-Тәхрир булсынмы, башка хәрәкәт булсынмы мәчетләрдә фетнә чыгару дин буенча рөхсәт ителмәгән. Монда бернинди дә аларны яклау сүзе булмады. Ничек мин аларны яклыйм, кайчан җомгада, егетләр, яшьләрне әти-әниләргә карата, халыкка карата бозып йөрсәгез, котыртып йөрсәгез, ачык-ачыктан мөнбәрдән ләгънәт укырмын дип җиткердем. Инде ләгънәттән дә зуррак куркыту бармы икән?

Дин юнәлешендә хезмәт итәбез, бер-беребезне кардәш дип саныйбыз, таныйбыз икән, ичмасам шалтыратып, Азатлык радиосында шундый язмагыз чыккан, менә бу сүзләрегез белән нәрсә әйтергә теләдегез дип сорап була бит. Әлбәттә, ул видеоларда сораулар ишетелми, җаваплар гына бара. Ул аерым өлешләрне генә алып, үз фикерен биргән, бит анда бөтенләй башкача әйтелгән иде", дип аңлатты Рөстәм Зиннуров.

Ул Рөстәм Батровның бу язмасыннан соң нык гаҗәпләнүен һәм шок хәлендә калуын яшермәде. Аның белән күзгә-күз күрешеп, сөйләшергә, аңлашырга теләвен әйтте.
XS
SM
MD
LG