Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина-Европа Берлеге килешүе кырымтатарларны икегә бүлде


Европа тарафлы украиннар президент Януковичны Европа Берлеге белән килешү имзаларга таләп итә
Европа тарафлы украиннар президент Януковичны Европа Берлеге белән килешү имзаларга таләп итә

Украина Вильнюс саммитында Европа Берлеге белән ассоциация килешүен имзаламады, әмма Украина президенты Виктор Янукович бу килешү якын киләчәктә имзаланачак дип белдерде. Ул арада Кырымда бу килешүгә карата фикерләр икегә бүленде.

27 ноябрьдә Кырым Югары Радасы пленар утырышында Украина хөкүмәтенең Европа Берлеге белән ассоциация килешүен кичектерү карарын хуплады. Бу карар өчен залдагы 85 депутатның 79ы уңай тавыш бирде.

"Корылтай-Рух" фракциясе җитәкчесе Рифат Чубаров "мин беләм, сез бу карар өчен тавыш бирәчәксез. Мин тулаем бу карарга каршы, ләкин һич булмаганда карарның икенче маддәсен төшерегез” диде, ләкин аны тыңлаучы булмады, депутатлар карарны кабул иттеләр. Әлеге икенче маддәдә "Батькивщина, Свобода, Удар кебек сәяси көчләрне илне тотрыксызландырган деструктив хәрәкәтләре өчен хөкем итәбез" диелә.

"Сез ике ел дәвамында евроинтеграция юлы белән бардыгыз, ләкин хәзер бу процессны туктаттыгыз. Мин имин вакыт килер, президент Украина белән Европа Берлегенең ассоциация килешүен имзалар, ул вакытта сезгә бу карар өчен оят булыр” диде Кырым депутатларына Чубаров.

Билгеле булганча, Кырым Югары Радасында 100 депутатның 80е Регионнар фиркасе әгъзалары. Кырым парламентындагы татар депутатлары Лентун Безазиев, Әнвәр Абдураимов, Кырым хөкүмәте рәисе урынбасары Рустам Темиргалиевта бу карар өчен уңай тавыш бирделәр.

Гомүмән алганда, евроинтеграцияне туктату хәрәкәтендә Кырымда Русия яклы көчләрнең Регионнар фиркасе белән уртак фикердә булганын күрергә мөмкин.

Кырымда Янукович тарафдарлары
Кырымда Янукович тарафдарлары
Кырымтатарлары арасында да президентны яклаучылар юк түгел. Янукович позициясен хуплап белдерү ясаган "Себат" оешмасы рәисе Сейдамет Гемеджи, без президентны яклау өчен Киевка меңнәрчә кырымтатарын алып бара алабыз, дигән белдерүе белән күпләрне шаккатырды.

"Бу президент безнең җир мәсьәләсен хәл итә башлады, ул ил башы. Киевта барган урам җыеннарын үткәргән яшьләр олы яшьтәгәләрне тыңларга тиеш”, ди Гемеджи.

"Себат" оешмасы җир аланнарында торып җир таләп иткән бер төркем кырымтатарларның җир мәсьәләсен хакимиятләр белән хәл итә. "Себат" Мәҗләсне тәнкыйть итүчеләрнең берсе, аның артында җир аланнарында торган кырымтатарлар тора. Җир мәсьәләсе хәл ителгәч бу кешеләр дә юкка чыгачактыр.

Кырым хакимияте исә "Себат"ны соңгы вакытта үзенә якынлаштырды, җирне кайбер урыннарда аларның исемләкләре буенча аера. Ләкин хакимиятнең төп максаты – мондый оешмаларны һәм җитәкчеләрне Мәҗләскә каршы куллану, аны зәгыйфьләштерү, кырымтатарларны төрле юллар белән бүлгәләү. "Себат" белдерүенә аңлатма биргән Мәҗлес рәисенең урынбасары Нариман Җәләл "Себат" мондый шаккатырырлык белдерүне үзен күрсәту өчен ясый. Ул, менә без бар, дип хакимияткә үзенең позициясен белдерә", диде.

Мәҗлес исә Киевта, Кырымда кырымтатарларны евромәйданнарда катнашырга чакырмаса да ул җыеннарында катнашучыларны хуплый. Саки, Бахчасарай районнарыннан кырымтатарлар Мәҗләскә килеп фатиха алып Киевта урам җыеннарында катнашалар. Ләкин Киевка машинада баручыларны Кырымнан чыгармаска кушканнары да мәгълүм булды. Бу хакта Корылтайга сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев сөйләде.

"Безне Кырымның Красногвардейски автоинспекция постында туктатып машинабызның тәрәзәсендә ярык бар диделәр. Юлда барган башка машиналарга милиция мондый игътибар итмәде. Алар машинагызны алмаштырыгыз, бу генералның боерыгы дип тордылар. Боерыкны күрсәтүдән алар баш тарттылар. Без трассаны ябарга мәҗбүр булдык, анда ун минутта шул хәтле күп машина тупланды, моннан соң алар безне җибәрәргә мәҗбүр булдылар, ләкин безне башка постларда да тикшереп тордылар”, диде Заир Смедляев.

Кырымда Европа Берлеге тарафдарлары
Кырымда Европа Берлеге тарафдарлары
Кырымда югары уку йортларында укыган студентлар Киевтагы студентлар кебек Акмәчәттә урам җыеннарын үткәрмиләр, тик кайбер яшьләр үзләре Киевка барып андагы җыеннарда катнаша. Кырым магариф министрлыгы Кырым югары уку йортларына бу хакта ниндидер күрсәтмәдә биргән, ягъни студентларны урам җыеннарына җибәрмәскә, мондый гамәлләрне тыярга чакыра. Ә менә Кырым Югары Радасы каршында евроинтеграциягә каршы митингка дәресләрдән алынган студентларны махсус укытучылар алып килгән иде. Моны хакимиятләрнең ризалыгыннан тыш эшләргә мөмкин булмаганы аңлашыла. Димәк, бу мәсьәләдә дә хакимият ике төрле стандарт буенча эш итә.

Шулай ук Акмәчәттә көн саен кич сәгать җидедән тугызга кәдәр кечкенә евромәйдан инде ничә көннән бирле үткерелеп килә. Аны Кырымдагы украин оешмаларының вәкилләре оештыра, аларга кушылган кырымтатар яшьләре дә юк түгел. Тик бу аз санлы евромәйданда катнашучыларга да тынычлык юк икән. Бер көн аларның машиналарының көпчәкләрен дә кисеп киткәннәр.

Украинаның көнбатыш регионнарында, Киевта шактый зур урам җыеннары узганда, даими Русия яклы булуы белән танылган Кырымда мондый урам җыеннары юк дәрәҗәдә.

Украина турында ни беләсез?

Украина турында ни беләсез?

Сынау

XS
SM
MD
LG