Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:52

Төркия югары уку йортларында төрки телләрне өйрәнүче бүлекләр эшләп килә, әмма телләрне укыту мәсьәләсендә шактый зур проблемнар бар, ди төрек галимнәре.

Бу хакта 28-29 ноябрьдә Казанда узган "Русия һәм якын чит илләрнең телләрен чит тел буларак укыту һәм өйрәнү" дигән II халыкара фәнни-гамәли конференциядә әйтелде. Биредә билгеләп үтелгәнчә, бүгенге көндә Төркиянең унбиш югары уку йортында төрки телләрне өйрәнү бүлекләре бар. Аларның һәрберсендә ике йөзләп студент белем ала. Шушы югары уку йортларының өчесендә аерым татар-башкорт телен өйрәнү юнәлешләре дә эшли.

Истанбул университеты галиме Бинәр Исмәт билгеләгәнчә, Төркиядә төрки телләр мәсьәләсендә беренче чиратта төрки тел аңлатмасын дөрес кабул итмәү проблемы ята. Ягъни һәр төрки тел аерым бер тел кебек каралмый, ә төрки диалект буларак кабул ителә.

"Кызганычка каршы, без төрки телләрне 1997 елда гына өйрәнә башладык. Ә бүгенге көндә төрек телендәге аңлатма белән төрки телләрнең чагыштырмалы грамматикасы да юк бездә. Фәнни эшләр тарихына карасак, Русиядә, хәтта Советлар берлегендә төрек теле турында фәнни эшләр, Төркиядәге төрки телләргә кагылышлы фәнни эшләргә караганда күбрәк булган.

Төркиядәге төрки телләр белгечләре (тюркологлар) һәм филологлар төрки телләрне төрки диалектлар дип атый. Безнең төрек югары уку йортларында хәзерге төрки телләр - төрки диалектлар дип атала. Һәм кайбер кешеләр төрек теле баш, калганнарны диалектлар дип кабул итә. Төрек тюркологлары ни өчен диалект дип кабул иткәннәр, чөнки алар татар, башкорт теле аңлатмасы алынса, төрки халык бер халык кебек булмас иде, дип санаган”, диде Бинәр Исмәт.

Әлифба аермасы проблемы

Укыту мәсьәләсендәге проблемнар арасында Бинәр Исмәт бүгенге көндә рус әлифбасында булган төрки телләрнең Төркиядә латинда укытылуын әйтте. Ул телләр турында чыганаклар рус телендә дә булганга, укытучыларның рус телен, шул исәптән төрки телләрне дә белеп бетермәве киртәләр тудыра, ди галим.

"Казакъ, татар, башкорт телләре кириллицада язылуга карамастан, Төркиядә бүген аларны латинда укыталар. Студент лекциядән чыгып, татар теле турында мәгълүматны интернетка кереп караса, анда бөтенесе рус әлифбасында язылган, югыйсә рус әлифбасын студентларга өйрәтүдә проблем юк, аны дәрестә аңлату өчен утыз минут вакыт җитә. Кирилл әлифбасы төрки әлифба түгел, дип безнең төрек укытучылары рус алфавитын кабул итмиләр, бөтен укытучылар латинда яза.

Безнең төрек галимнәре киләчәктә татар теле барыбер латинга күчәчәк дип өметләнә. Ләкин бу әле кайчан булачак яки бөтенләй булмаска да мөмкин”, диде Бинәр Исмәт. Төркиянең Ушак университеты галиме Озшахин Мурат әйтеп узганча, биредә методология, тиешле укыту алымнарының булмавы проблемы да бар.

Төрки телләр белгеченә ихтияҗ зур

Төрек галимнәре әйткәнчә, бүгенге көндә Төркиядә төрки телләр белгече булу зур престиж санала. Төрек дәүләт оешмалары тарафыннан татар, башкорт, казакъ, рус теле белгечләре сорала. Әгәр дә кеше рус телен һәм берәр төрки телне дә белсә, ул инде зур кеше, ди Бинәр Исмәт.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG