Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:03

Болгардагы Ак мәчеткә имам билгеләнде


Чаллыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленум утырышында Болгардагы Ак мәчет имамы вазыйфасына Руслан хәзрәт Фәрхетдинов намзәте расланды. Аның намзәтен мөфтиятнең Аксакаллар шурасы тәкъдим итте. Пленум әгъзалары аны бертавыштан раслады.

Фәрхетдинов башлангыч дини белемне Казандагы Сөләйман мәчетендә алган. Аннан соң Каһирәдә гарәп телен өйрәтүче белем бирү үзәгендә укыган, тәҗвид (Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре), гарәп теле грамматикасын укытырга рөхсәт алган. Төркиянең Кайсери шәһәрендә фикх (ислам хокукы) буенча 3 айлык белем күтәрү курсларында белем алган.

Фәрхетдинов хәзерге вакытта Русия ислам институтының Шәригать факультетында 3 курста читтән торып белем ала. Имам итеп билгеләнгәнче, ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә дәгъват бүлегендә эшләде.

XS
SM
MD
LG