Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

"Чиркәүләр яну артында Татарстанны какшату нияте була ала"


Керәшен Казысы авылында чиркәү яна

Керәшен Казысы авылында чиркәү яна

Җомга төнендә Татарстанда керәшен авылларындагы ике чиркәү янып китте. 13 көн элек республикада ике чиркәү янган иде инде. Белгечләр бу янгыннар республиканы тотрыксызландыру, дәүләтчелеккә каршы махсус оештырылган мәкерле план түгел микән дип шикләнә.

Җомга төнендә Мамадыш районындагы Албай авылындагы тарихи һәм Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылындагы төзелеп килүче чиркәүләрдә бер үк вакытта ут чыкты.

Керәшен Казысы районның Балыклы Чүкәй җирлегенә керә. Җирлек башлыгы Әлфия Нуретдинова Азатлыкка үзенең иртәнге дүрттән үк аяк өстендә булуын белдерде. Керәшен Казысында машинасын җылытырга дип каралтысына чыгучы янгынны күреп ала һәм авыл халкы бу хакта Нуретдиновага хәбәр итә.

Чиркәүгә авыл халкы үз көче белән нигез салган була. Яхшы нарат бурадан төзелгән гыйбадәтханәнең түбәсе ябылган, койма белән әйләндереп алынган, әмма бүгенгә кадәр ахырына кадәр төзелеп бетмәгән. Аңа электр үткәрелмәгән, идәне җәелмәгән һәм җылыту системасы эшләнмәгән. Ишек-тәрәзәләре куелган булган. Бу чиркәүне халык үз көче белән күтәргән.

"Мин килеп җиткәндә чиркәүнең эченнән ут алган һәм янына якын килерлек түгел иде. Сигезенче яртыларга кадәр янды. Безнең Керәшен Казысы авылы кешеләре төрткән дип уйламыйм мин. Төзелеп бетмичә ничә ел торды инде ул, аңа бер кисәк чүп тә аткан кеше юк иде. Бу авыл бик дини авыл", ди Нуретдинова. Аның сүзләренчә, тикшерүчеләр янгын сәбәпләрен тикшерә, ут төртү очрагы да кире кагылмый.

Мамадыш районындагы Албай авылындагы чиркәүдә дә ут шул вакытларда чыга. Бу бер катлы агач чиркәү 1873 елда төзелгән. Мичкә ягып җылытылган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Алена Смирнова сүзләренчә, халык чиркәүгә елга бер тапкыр гына зур бәйрәмгә генә килә торган булган, башка вакытта ул бикле торган. "Аның бикле ишекләре елга бер генә ачыла иде", диде Смирнова Азатлыкка.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Албай чиркәвенең янып китү сәбәпләренең берсе – электр утының кыска ялганышы нәтиҗәсендә булырга мөмкин дип белдерә. Башка мөмкин сәбәпләрне китерми әлегә.

Албай чиркәвенең яну хәбәре районда таралуга ук яңа чиркәү төзү өчен ярдәм итәргә теләүчеләр шалтырата башлаган. "Авыл халкы да бердәмләшеп яңа чиркәү төзү турында сүз күтәрде. Хәтта райондагы мөселман кардәшләр дә бу эшкә теләп кушылачакларын белдерде. Берничә мөселман эшмәкәр үзләре үк тәкъдим белән чыкты. Алар тагын да яхшыракны кирпечтән төзеп куябыз дип белдерде", ди Смирнова.

Соңгы 13 көн эчендә Татарстан чиркәүләр янгыны чылбырында. 16 ноябрь кичендә Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында ике чиркәүгә ут төрткән иделәр. Гыйбадәтханәләрне өлешчә коткарулары, зыян күрүчеләрләрнең булмавы хәбәр ителде.

Татарларга һәм Татарстанның дәүләтчелегенә каршы мәкаләләр бастыручы сайтларның берсе җомга төнендә керәшен авылларындагы чиркәүләрнең януы турында хәбәр таралуга ук бу вакыгайга мөселман ваһһабилар гаепле дип язып чыкты һәм мөселман татарлар белән христиан динендәге керәшеннәр арасын бутарга омтылды.

Галим Дамир Исхаков фикеренчә, бу янгыннар тиккә генә булмаска, ә төбендә Татарстанга, президентка һәм дәүләтчелеккә каршы алып барылган махсус мәкерле план ятарга мөмкин.

Дамир Исхаков

Дамир Исхаков

"Соңгы вакытта Татарстанда милли һәм дини эшләргә кагылган вакыйгалар булып тора. Читтән караган кеше дә болар Татарстандагы тотырыклылыкны бетерү өчен уйлап эшләнгән нәрсә булырга тиеш дип уйларга, шундый фикер туарга мөмкин.

Соңгы вакыт эчендә берничә урында чиркәүләргә ут төрттеләр дигән хәбәрләр бар. Аның ничек булуын тәфсилләп сөйләгән кеше юк. Татар дөньясында чиркәү һәм дини оешмаларның биналарын яндыру кебек нәрсәләрнең тарихта бөтенләй булганы юк. Бу хәлләрне читтән килеп махсус эшләделәр микән дигән фикер туарга мөмкин. Бу хәлләр Татарстанга крашы алып барыла торган һөҗүмнең бер өлеше булырга да мөмкин.

Мин бу хәлләр христианнарның уз араларында бара торган берәр ыгы-зыгы белән дә бәйле түгел микән дип тә уйлап куям, чөнки православ чиркәүдә дә төрле агымнар һәм чиркәү белән хезмәттәшлек итүчеләр, шулай ук хезмәттәшлек итмәүчеләр бар. Монда чиркәү башында кем торганлыгын да тикшерү кирәк. Әмма шулай да, соңгы вакыйгаларны, минемчә, гомум бер күзлектән чыгып бәйләү кирәк.

Киләсе елга Татарстанда һәм Башкортстанда президент постын бетерергә дигән мәсьәлә килеп туачак. Башкортстанда президент сайлау да булырга мөмкин дигән хәбәрләр бар.

Татарстан эчендә дә тыныч түгел. Руслар татар теле укырга тиешме дигән мәсьәлә тирәсендә гел ыгы-зыгылар туып тора. Бу хакта югары күтәреп шаулыйлар. Боларның барсын да бергә кушып караганда гомум сәясәт белән бәйле булырга мөмкин. Әмма ахырына кадәр нәтиҗә ясап булмый. Тикшерү оешмалары бу сәбәпләрне дә эзләп, тикшереп карарга тиешләр. Әмма мин моның эзен табуларына бик шикләнәм. Тапмаска мөмкиннәр.

Мөфтигә һөҗүм булгач һәм аның урынбасарын үтергәч шау-шулар күп чыкты, әмма эзен табып күрсәтә алмадылар. Монда да шулай булып бетәргә мөмкин. Бу хәлләрдән файдаланып Татарстанга һөҗүмнәр көчәергә мөмкин.

Казанда очкыч һәлакәткә юлыккач бу вакыйга уңаеннан интернетта Татарстанга бик күп кара әйберләр ягылды. Очкычлар төшеп җимерелгәли, дөньяда була торган хәл булса да бу фаҗигане республикага каршы кулланырга теләүчеләр күренде.

Янгыннар мәсьәләсендә дә тикшерүче оешмалар күзләрен ачып карарга тиешләр минемчә", ди Исхаков.

Тәбриз Яруллин

Тәбриз Яруллин

Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин фикеренчә, бер-бер артлы чиркәүләрнең януы республикага каршы алып барылган провокация булырга мөмкин.

"Очкыч һәлакәте ике чиркәү януны күләгәдә калдырды һәм менә тагын ике чиркәү янган. Мин шундый кыска гына вакыт эчендә дүрт чиркәү берничек тә болай гына янып китә алмый дип уйлыйм. Бу җинаятьләр артында провокатив максатлар булырга мөмкин.

Татарстан дөньяга күптәннән үзен ике дин бергә матур итеп яши торган урын итеп күрсәтә. Бу хәлгә каралык кертү өчен яндырылмый микән бу чиркәүләр? Бу хәлләр ислам дине һәм христиан дине тотучылар арасында низаг чыгарырга мөмкин.

Мондый җинаять кылучылар берничек тә мөселман була алмый, чөнки мин үзем, мөселман һәм иҗтимгагый эшләр белән шөгыльләнгән кеше буларак әйтә алам, мондый гамәлләр диндә киресенчә катгый тыела.

Әлеге хәлләр алдан уйланылып оештырылган эш булса, бу Татарстанга каршы булган бик зур провокация һәм монда яшәүче халыклар, төрле дин тотучылар арасында зур низаг чыгарырга омтылу.

Мәскәүнең нинди максатлары булу безгә билгесез, әмма Татарстанның үз эчендә мондый провокацияләр әзерли ала торган сәяси көчләр юк", ди Яруллин.

"Звезда Поволжья" мөхәррире, журналист Рәшит Әхмәтов фикеренчә, кайбер көчләр Татарстанда ыгы-зыгы, тотрыксызлыклар китереп чыгарып, көчле шәхес Рөстәм Миңнехановны Мәскәүгә алып, республиканы тулысынча үзенә буйсындырырга тели.

Рәшит Әхмәтов

Рәшит Әхмәтов

"Бу хәлләр (янгыннар) Татарстанда православ динне кысалар дигән фикер тудыру өчен махсус эшләнми микән дигән шик тудыра. Әмма республикада бернинди кысулар да юк, киресенчә, яхшы финанс ярдәме күрсәтелә.

Минемчә, Татарстанга гомум һөҗүм бара. Ул Универсиаданы бик яхшы үткәрү белән дә бәйле булырга мөмкин. Мәскәүдә аппарат даирәләрендә көнчелек туарга һәм Татарстанның абруен халыкара һәм шулай ук федераль дәрәҗәдә дә төшерергә омтылышлар ятарга мөмкин монда.

Сер түгел, икенче яктан, Олимпиада үткәч тә Русия хөкүмәте алыштырылачак. Медведевны эшеннән алачаклар. Кризис вакытында ул премьер-министр буларак үзен акламый. Путин Миңнеханов белән өч сәгатьлек ниндидер киңәшү уздырган дигән хәбәрләр дә бар, әгәр хөкүмәт алыштырылса, ул аны Мәскәүгә вице-премьер урынына чакырыр дип уйлыйм. Миңнехановка бервакыт авыл хуҗалыгы министры урыны тәкъдим ителгән иде инде. Миңнеханов бу хәлдән соң "котылып калырга мөмкинлек булды", дип әйтте. Әмма яңа хөкүмәт булдырылганда аңа котылып калу мөмкин булмас.

Киләчәктә Миңнеханов ризалашсын өчен басым ясарга җиңел булсын дигән максатта Татарстанда гомум тотрыксызлык булдыру Мәскәүгә кирәк әйбер.

Әгәр Татарстанга яңа президент куела калса, ул һичшиксез Мәскәү сүзен генә тыңлый торган кеше булачак. Мәскәү республика җитәкчесе итеп үз кешесен куярга тели. Шулай да Мәскәүнең Татарстанны бетерергә көче җитмәс дип уйлыйм мин, әмма Башкортстан кебек үзенә тулысынча буйсына торган итәргә теләге бар.

Башта ыгы-зыгылар, тотрыксызлар тудырыла, аннан көчле шәхес Мәскәүгә алына, аннан соң инде республиканы башка төбәкләр белән кушу мәсьәләсе дә каралырга мөмкин. Әмма Татарстанны бетерү Мәскәүгә бик авыр булачак. Монда ризасызлыклар ташкыны күтәрелергә мөмкин. Республиканы бетерү татарларны Татарстаннан сөрүгә тиң булачак", ди Әхмәтов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG