Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда I төрки дөнья эшкуарлары җыены тәмамлана


Бүген Төркиянең Истанбул шәһәрендә I төрки дөнья эшкуарлары җыены тәмамлана. Ул 25 ноябрьдә башланган иде. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, анда Евразиянең 20 иленнән 150 эшмәкәр һәм сәүдә вә икътисади корылыш вәкилләре катнаша. Әлеге чара Бөтендөнья төрки яшьләре берлеге тарафыннан Истанбулның Бүйүкчекмәҗә районы ярдәме белән үткәрелә. Җыенга Татарстаннан “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чакырылган.

Чарада төрки дөньяда туризм, төзелеш, текстиль һәм азык-төлек тармакларындагы сәүдә вә икътисади хезмәттәшлекне ныгыту юллары тикшерелә һәм аның киләчәге карала.
XS
SM
MD
LG