Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европага таба адым ясаган Молдова һәм Грузия Мәскәүнең үч алуыннан курка


Молдова премьер-министры Юрие Лянкэ һәм Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон Вильнюста килешү имзалаганнан соң
Молдова премьер-министры Юрие Лянкэ һәм Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон Вильнюста килешү имзалаганнан соң

Грузия һәм Молдова Вильнюс саммитында Европа Берлеге белән ассоциация килешүен имзалау өчен әзерлек эшен башлау турында килешүләргә кул куйды.

Мәскәүнең Украинаны Европа Берлеге белән ассоциация килешүен булдырмау өчен салган көче нәтиҗәсез калмады. Рәсми Киев саммитка берничә көн кала килешү имзалаудан баш тартты.

Кайчан да булса берлек әгъзаләре булырга хыялланган Грузия белән Молдова бу саммит вакытында килешүгә әзерлек эшләрен башлау турында документлар имзалады. Ике дәүләтнең җитәкчеләре дә моның өчен Мәскәүнең үч алачагын фаразлый.

Җомга көнне документларны имзалау тантанасыннан соң озак вакыт та үтмәде, Молдова премьер-министры Юрие Лянкэ белдерүендә алдан ук борчылу чаткысы сизелде.

"Мәскәүдәге коллегаларыбыз белән бөтен проблемаларны уртага салып сөйләшеп чишелеш таба алырбыз, дип уйлыйм. Күптән түгел Русия премьер-министры Дмитрий Медведев белән яхшы сөйләштек, алга таба да шулай булсын дип телим", диде Молдова премьеры.

Молдова парламенты рәисе Мариан Лупу, Мәскәү Олимпия уеннарына кадәр берни дә эшләмәс, дигән фаразын белдерде.

"Чикләнгән суверенитет булмый"

Вильнюста "Көнчыгыш хезмәттәшлек" саммиты вакытында Европа Берлеге президенты Һерман Ван Ромпей, берлек бернинди дә басымга, "бигрәк тә Русиянекенә бирешмиячәк", диде. Европа җитәкчеләре Русиянең Украинага берлек белән килешү имзалаган очракта Мәскәү белән сәүдәне югалтачагы белән янавын кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Баррозу һәм Ван Ромпей
Баррозу һәм Ван Ромпей
​Европа Берлеге комиссиясе президенты Жозе Мануэл Баррозу, "Европада суверенитетны чикләү заманалары бетте", диде.

Грузия Европа Берлеге аны Русия алдында яклар дип өмет итә.

"Саммит вакытында ясалган белдерүләрдә Европа Берлегенең бу басымга каршы көрәшергә нияте һәм көче зур булуы әйтелде. Бәйсез дәүләтләрнең мөстәкыйль рәвештә кабул иткән карарларга беркемнең дә басым ясый алмавы ачык итеп әйтелде. Мондый очракларда Европа илләре берлектә һәм аерым кискен чаралар күрергә һәм басымга дучар булган илне якларга әзер", диде Грузиянең Европа һәм Евро-атлантик интеграциясе эшләре министры Алексий Петриашвили.

Русия "шөрепләрне" борырга әзер тора

Русия Молдова һәм Грузиягә сәүдә өчен үз ишекләрен яба калса, бу ике илнең болай да көч-хәл белән генә аякка басып килгән икътисады җимереләчәк, дигән сүз.

Грузия үзенә газны Азәрбайҗаннан ала башласа да, Молдова газ өлкәсендә тулысынча Русиягә бәйле. Шулай ук Русиянең Молдова ватандашлары өчен визаны кырыслату ихтималы бар. Бу үз чиратында Молдова халкының Русиягә йөреп акча эшләвен чиклиячәк. Мигрантлар эшләгән акча Молдовада тулаем үсешнең өчтән бер өлешен тәшкил итә.

Барысы да Русиягә каршымы?

Европа җитәкчеләре Мәскәүгә карата җылы сүзләр дә әйтте. Ван Ромпей мондый килешүләрнең Русия файдасына булуын аңлатырга тырышып, "Русиянең күрше илләрендә икътисади вазгыять ни кадәр яхшырак булса, Русиягә дә файда күбрәк", диде. Баррозу, Европа Берлеге белән килешүләр "беркемгә дә каршы түгел", дип өстәде.

Әмма Мәскәү боларны ишетмәмешкә салышты.

"Көнчыгыш Хезмәттәшлек"кә каршы булу Русиянең хәзерге геополитик вазгыятькә карашын чагылдыра. Русия үзенең дуслары һәм партнерлары юк дип саный. Аның тирәсендә барысы да дошман. Бигрәк тә Кремль тирәсендә "Көнчыгыш Хезмәттәшлек" Русиягә каршы махсус оештырылган дип санала" диде Мәскәүдә урнашкан Көнчыгыш Европаны өйрәнү үзәге белгече Андрей Окара.

Русияләрнең күпчелеге илнең дошманнары арта бара дип исәпли. Моны “Левада-центр” уздырган сораштыру нәтиҗәсе күрсәтә. Халык фикеренең шулай үзгәрүенә дәүләт пропагандасы сәбәп булып тора ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG