Accessibility links

Кайнар хәбәр

TürkVizyonда Татарстаннан Алинә Шәрипҗанова катнашачак


TürkVizyonда Татарстаннан Алинә Шәрипҗанова катнашачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:23 0:00

TürkVizyonда Татарстаннан Алинә Шәрипҗанова катнашачак

21-23 декабрьдә Төркиянең Искешәһәр каласында төрки дөньяның TürkVızyon җыр бәйгесе оештырылачак. 20 ил катнашында узачак бәйгедә Татарстанны Алинә Шәрипҗанова вәкиллек итәчәк.

Шушы көннәрдә "Мәйдан" телеканалы оештырган бәйгенең Татарстандагы сайлап алу өлеше узды, анда 19 җырчы катнашты. Чара Казанның филармония концертлар залында үтте. Казанда булган очкыч һәлакәте сәбәпле сайлап алу бәйгесе тамашачылар өчен ябык рәвештә узды. Бары катнашучыларның туганнары гына чыгыш ясаучыларны карый алды.

TürkVizyon җыр конкурсына сайлап алу бәйгесендә катнашучылар татарча берәр җыр башкарды. Бәйгенең шарты буларак чыгыш ясаучылар тере тавыш белән җырлады.

Бер сәгатьтән артык барган ярыштан соң, Азәрбайҗан, Казакъстан, Татарстан сәнгать белгечләреннән торган биш кешелек жюри әгъзалары Алинә Шәрипҗанованы TürkVizyon бәйгесендә Татарстанны вәкиллек итәчәк җырчы дип игълан итте.

Төрки дөньяның мәдәният башкаласы чаралары кысасында Төркиянең Искешәһәр каласында быел беренче тапкыр оештырылачак TürkVizyon җыр конкурсы ике ярымфиналдан торачак.

21 декабрьдәге ярымфиналларда Татарстан, Кырым, Башкортостан, Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Чуашстан, Алтай, Беларус, Молдова, Украина, Синҗан Уйгыр төбәге, Босния, Македония, Кыпрыс, Грузия, Русияне вәкиллек итәчәк җырчылар унар кешелек ике төркемдә көч сынашачак.

23 декабрьдәге финалга исә һәр төркемнән өчәр башкаручы чыгачак һәм алты җырчы үзара ярышып TürkVizyon җыр бәйгесенең җиңүчесен билгеләячәк.

2014 елда Төрки дөньяның мәдәният башкаласы вазифасын Искешәһәрдән үзенә кабул итеп алачак Татарстан TürkVizyon җыр бәйгесен уздыру хокукына да ия булачак.

Шуны да әйергә кирәк, быелның 20 сентябрендә Төркиянең Искешәһәр каласында 20 төрки илнең телевидение җитәкчеләре бу бәйге темасында очрашып үзара килешү имзалады. "Мәйдан" телеканалы баш режиссеры Эдуард Үтәгәнов бу килешүдән соң Азатлыкка, төрки илләр җырчылары арасында мондый җыр бәйгесен уздыруның төп максаты -- туган телне саклаудан гыйбәрәт, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG