Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар дискәтүкләре билдән түбән төшәргә тиешме?


Татар дискәтүкләрендә "шәрәлек" мәсьәләсе
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:38 0:00

Татар дискәтүкләрендә шәрәлек темасы актуальме?

Ноябрь азагында "Яңа гасыр" каналында чыгучы "Яшьләр on-line" тапшыруының берсе татар дискәтүкләренә багышланды. Тапшыру яздырылганнан соң анда катнашкан дискотека оештыручылар "Кызган таба"га да үз фикерләре белән уртаклашты.

Татарстан башкаласында берничә ел Diskoteka FORUM дискотекасын үткәрүче Мансур Кашапов "Яшьләр on-line" тапшыруына татар дискәтүге оештыручысы буларак чакырылган иде. Бүген ул уздырган төнге чараларга атна саен йөзләгән яшьләр йөри, ләкин дискотекадагы күренешләр кайберәүләрне шок хәленә китерә. Чөнки анда бөтен әдәп-әхлак чикләре бетә, томанлы-зәңгәрле залларда чын төнге тормыш башлана.

– "Яңа гасыр" каналының "Яшьләр on-line" тапшыруының берсендә сүз татар яшьләренең төнге тормышы, дискотекалар турында барды. Ничегрәк үткәне, уңай һәм тискәре якларын сөйләштек. Шулай ук тапшыруга татар ди-джейлары, оештыручылар, алып баручылар, дискотекаларга йөрүчеләр чакырылган иде. Анда күпчелек кеше татар дискотекалары бик шәп, дүртле-бишле билгеләре куеп була диделәр. Ә мин татар дискәтүкләренә әлегә өчле билгесе генә куяр идем.

Diskoteka FORUM татар дискәтүге саналса да андагы уеннар, алып бару рәвешләре әхлак ягыннан рус дискотекаларын арттырып җибәрә. Ни өчен сез әдәп кысаларына сыя алмадыгыз?

– Яшьләргә билдән түбән күренешләр кызык, алар өчен бу актуаль "тема", ягъни мәсәлән, шәрә тәнле кызлар, билдән түбән конкурслар. Картайгач аларга ул күренешләр кирәкми башлый. Аннары андый шәрә уеннарның булуына мин генә гаепле түгел, алып баручылар, бу очракта Ильдус Закиров гаепле. Алар "кызык уен" таба. Чынлыкта андый түбән тамашаларны күбрәк яраталар. Бу гел-гел билдән түбән күренеш була дигән сүз түгел, һәр атнада ниндидер яңалык кертергә тырышабыз, яңалык кирәк, бертөрлелек ардыра.

Сезнең "формат"ка туры килгән алып баручыларны каян табасыз?

– Хәзер татар дискотекалыры нык үзгәрде, элеккеләренә охшамаган. Алып баручы яшьләр йә үзләре-үзләрен тәкъдим итә, йә үзебез даими рәвештә алып баручылар, ди-джейлар, җырчылар эзлибез. Иң мөһиме - алар безнең форматка туры килерлек булсын. Чөнки һәр татар дискәтүгенең үз гореф-гадәте бар һәм ул футбол такымына охшаган. Әгәр уенчы - алып баручы безнең стильгә туры килә икән, димәк ул әлеге такымныкы, уйный ала дигән сүз.

Икенче әңгәмәдәшебез "Яшьләр on-line" тапшыруының төп геройларының берсе, Казанда беренче татар дискәтүкләреннән үк яшьләр арасында күпмедер исем ясаган элеккеге ди-джей, алып баручы Илдус Закиров.

– Мине "Яшьләр On-line" тапшыруында татар дискотекаларын башлаучыларының берсе итеп тәкъдим иттеләр. Ләкин бу бераз дөреслеккә туры килми, чөнки иң беренчеләрдән булып 1994-1996 елларда мин хөрмәт иткән шәхесләрнең берсе - Нур Алиев башлаган иде. Мине ни өчен иң беренчеләр рәтенә керттеләр, чөнки хезмәттәш дустым Мансур Кашапов белән "Пирамида" төнге клубында тәүге сыйфатлы татар дискәтүкләре оештыра башладык. Моның белән мин бик горурланам. Бүгенге көндә дә бик актив яшьләребез, талантлы җырчыларыбыз, алып баручыларбыз бар. Бу да шатлыклы күренеш.

Чын милли, идеаль татар дискәтүген оештырыр өчен нәрсә кирәк, миллион сум акчамы, әллә башкасымы?

– Идеаль татар дискотекасын үткәрер өчен бер миллион сум да җитмәс иде. Җитсә дә, аны нәрсә өчен үткәргәнеңне аңларга кирәк. Кемдер өчен бу - бизнес, ә кемдер яратып эшләгәнгә дискотекалар алып бара. Тагын бер кат кабатлыйм, оештыручылар өчен татар дискәтүге ул – бизнес. Шуңа да дискотека эшкуарлык булганга, нинди форматта файдалы буласын уйларга туры килә. Тамашачының теләген үтәп аңа кызыклы, ял иттергеч программа күрсәтелә.

Казанда атна саен ун татар дискәтүге үтә диләр, бу бизнес буларак файдалы булганга шулай еш узамы? Кайчандыр айга, ике айга бер үткәнен зарыгып көтәләр иде. Яшьләр чыннан да ул дискотекаларга мохтаҗмы?

– Казанда атнасына ун татар дискотекасы узу ул әйбәт рекламга, ихтыяҗга бәйле түгел. Бу гомумән күрсәткеч түгел. Таланты җырчылар чыннан да шактый. R&B, транс форматлары бар. Яхшы ди-джейлар да юк түгел. Әмма һәммәсе дә үз эшләре белән мәшгуль булсалар әйбәтрәк булыр иде, алар берүк вакытта берничә рольне башкара башлыйлар. Шуңа күрә дә Казанда атна саен үткән ун татар дискотекасының өчесен генә әйбәт һәм сыйфатлы дип әйтеп була.

Илдус Закиров сүзләренчә, ул җырчылык ягына тыгылмыйча алып баручы, тамада эшендә ныгымакчы.
XS
SM
MD
LG