Accessibility links

Киев урамнарына меңләгән кеше чыкты


Киевның үзәк урамнарына меңләгән кеше чыкты. Протест чараларына кушылырга теләүчеләр машиналар һәм автобуслар белән Украинаның төрле төбәкләреннән килә.

Манифестантлар чираттан тыш парламент һәм президент сайлауларын уздыруны таләп итә. Шулай ук эчке эшләр министры Витайлий Захарченконы эшеннән азат итү таләпләре яңгырый. Халык милициянең махсус төркемнәренең 30 ноябрь иртәсендә кылган гамәлләренә ризасызлык белдерә. Хокук саклаучылар протестантларны көч кулланып куып тараткан иде.

1 декабрь иртәсендә Киев милициясе башлыгы Валерий Корякның эшеннән азат ителүе билгеле булды. Урам җыенын куып тарату боерыгын ул биргән булган.

Президент Виктор Янукович протест чарасын куып таратуга ризасызлык белдерде һәм гаеплеләрне җәзага тартырга вәгъдә бирде, дип хәбәр итә Киевтагы Азатлык хәбәрчесе.
XS
SM
MD
LG