Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада мәгариф реформасына каршы пикет узды


Пикетта катнашучылар
Пикетта катнашучылар
1 декабрь Уфада "Мәгариф һәм фәнне җимерүне туктатыйк!" исемле бөтенрусия каршылык чарасы кысасында пикет узды.

Пикетчыларның таләпләре барлык Русиядәге кебек:

- федераль дәүләт мәгарифе стандартларын үзгәртү,
- укытучыларга дәүләт хезмәткәре статусы бирү,
- дүрт минималь хезмәт хакы күләмендә хезмәт хаклары түләү,
- студентларны тулай тораклар белән тәэмин итү, стипендияләрен яшәүгә җитәрлек түләүләр дәрәҗәсенә җиткерү,
- мәктәпләрне ябуны туктату,
- Русиянең мәгариф министрын һәм реформа башлангычы белән чыгучы төркемне отставкага җибәрү.

Интернет аша чакыру игъланнарында Башкортстанда дәүләт теле буларак башкорт телен дә укытуга каршы таләпләр булачагы әйтелсә дә, чарада бу мәсьәлә күтәрелмәде.

Махсус хата белән язылган шигар
Махсус хата белән язылган шигар
Кулларда: "Мәгариф бушлай булырга тиеш!", "Оптимальләштерү мәгарифне юкка чыгара!", хаталар белән махсус язылган "Спосибо за риформу!" ягъни, "Риформа очон эрәхмәт!" кебек шигарләрне күрергә була иде.

Чарага килүчеләр пикетчыларны алыштырып тора-тора ул берничә сәгатькә сузылды. Шигарләр күтәреп басып торучылар саны дистәдән артмады.

Пикетны "Автоном хәрәкәт" һәм "Мәгарифкә каршы башлангыч" төркемнәре оештырды. Кулларда "Автоном хәрәкәт"нең каралы-кызыллы байраклары җилфердәп торды.
XS
SM
MD
LG