Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:31

"Монда үлеп, җәннәткә керергә дип килдек"


Ноябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе район прокуратурасының "Фәйзрахманчылар" исеме белән танылган төркемне үз йортларыннан чыгару таләбен канәгатьләндерде. Төркем вәкиле Гомәр әфәнде Азатлыкка мәхкәмә карары булса да үз йортларыннан чыкмаячакларын, монда үләргә дип килүләрен әйтте. Гомәр әфәнде шулай ук Азатлык хәбәрчесен беренче тапкыр йортларына кертеп, андагы тормыш шартлары белән таныштырды.

Гомәр әфәнде әңгәмә башланганчы ук үзләрен "Фәйзрахманчылар" дип атауга каршы булуларын әйтеп куйды. Безне "Коръәнчеләр җәмгыяте" дип әйтсәгез дөрес булыр, дип белдерде ул. Әңгәмә Казанның Торфлы урамы 41нче йортта узды.

– Гомәр әфәнде, хәзерге вакытта сезне үзегез яши торган Торфлы урамындагы йорттан куып чыгарырга дигән мәхкәмә карары бар. Сез моннан хәбәрдармы?

– Безгә мәхкәмә булырга өч көн кала повестка китерделәр. Ләкин без сезнең мәхкәмәне танымыйбыз, повесткагызны кул куеп алмыйбыз һәм мәхкәмәгә бармыйбыз, дип белдердек.

– Мәхкәмәнең мондый карар чыгаруының сәбәбен нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткәнчә, без фәкать Коръән кушканча яшәгән өчен генә алар безгә бәйләнәләр. Аларның башка сәбәпләре юк. Мәхкәмәдән шундый карар чыгуы турында безгә танышлар телефоннан шалтыратып әйттеләр. Мәхкәмәдән килеп безгә бу карар белән таныштыручы булмады.

– Беркөн көч структуралары килеп, мәхкәмә карары бар, сез бу йорттан чыгып китегез дисәләр сез нәрсә эшлисез?

– Без монда үлергә дип килдек. Безгә монда үлеп җәннәткә керергә кирәк. Без шушында үлеп шәһит булачакбыз. Мәхкәмә карары булса да, гаскәр белән килеп куарга теләсәләр дә Аллаһ йортыннан чыкмыйбыз.

– Мәхкәмә сезне бу йортта теркәлмәгән, шуңа күрә монда яшәүчеләрне теркәлмәгән урыннан чыгарырга, дип карар кабул итте. Сез үзегез бу йортта теркәлгәнме?

– Шәхсән мин үзем бу йортта пропискада торам. Аннан соң монда яшәүче Галимҗан Хазетдинов та шулай ук пропискада.

– Алайса рәсми теркәлгән булуга карамастан мәхкәмә сезне дә әлеге йорттан куып чыгарырга җыенамы?

– Ә без анысын белмибез. Без аларның канунын танымыйбыз. Мин сезнең теркәлгәнме дигән сорауга җавап кына бирдем.

– Гомәр әфәнде, былтыр җәй көне сезнең йортта яшәүчеләрнең балаларын дәүләтнең балалар йортларына урнаштырганнар иде. Балаларның хәле белән дә таныштырыгыз әле?

– 2012 елның августында бу йортта яшәүчеләрнең 21 баласын алып киткәннәр иде. Аларның кайберләрен ата-аналары алды. Хәзерге вакытта Яшел Үзән районы Нурлат авылындагы балалар йортында 12 бала тәрбияләнә.

– Алар белән күрешеп торасызмы?

– Әйе, барып йөрибез.

– Балаларның хәлләре ничек?

– Безне күргәч кайчан кайтабыз дип елый башлыйлар.

– Балаларның сәламәтлекләре ничек?

– Начар. Анда гел чирлиләр. Хастаханәдә яталар. Монда чагында чирнең нәрсә икәнен дә белмиләр иде. Мине күргәч мине кочаклап елыйлар. Син безне алырга килдең мени, безнең кайтасы килә диләр. Мин аларны үземчә юатам инде. Әз генә калды, кайтырсыз дим.

– Гомәр әфәнде, сезнең бу хәлләрдән Татарстан диния нәзарәте хәбәрдармы? Алар ягыннан сезнең хәлегезне килеп сораучы булдымы?

– Юк. Татарстан диния нәзарәтеннән безнең янга килүче булмады.

– Элекке мөфти дә, яңа мөфти дә килмәдеме?

– Юк, юк. Безнең алар белән аралашканыбыз юк.

– Гомәр әфәнде, чыннан да сезне бу йорттан көч белән чыгарсалар сез моннан кая барырга уйлыйсыз?

– Без моннан чыкмыйбыз. Безнең бүтән барыр җиребез юк. Безнең урыныбыз шушында гына. Без шушында үләбез. Безнең өчен бүтән җир – җәһәннәм. Без шушында үлсәк җәннәткә керәбез. Әгәр дә без алардан куркып моннан чыгабыз икән без җәһәннәмгә керәчәкбез. Без күрәләтә җәһәннәмгә керә торган кешеләр түгел.


Гомәр әфәнде Азатлык хәбәрчесен беренче тапкыр йортларына кертеп, андагы тормыш шартлары белән таныштырды.

Үзләрен "Коръәнчеләр җәмгыяте" дип атаган дини төркем вәкилләре бүгенге көндә Казанның Торфлы урамының 41, 41а, 41б йортларында яши.

Быелның августында мәхкәмә бу төркемне экстремистлыкта гаепләп аның эшчәнлеген тыйган иде. Шулай ук, быелның ноябрендә Казанның Совет районы мәхкәмәсе әлеге дини төркемне Торфлы урамындагы йортларыннан чыгару карары кабул итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG