Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amazon пилотсыз очкычларны сәүдә өчен куллануны тәкъдим итте


Дөньяның иң зур интернет кибете булган Amazon.com башлыгы Джефф Безос якын киләчәктә сатып алынган товарның 30 минут эчендә хуҗасына барып ирешү мөмкинлеге булачагын игълан итте. Әлегә интернеттан алынган әйберләрне китерү 2-3 көнгә сузылырга мөмкин.

АКШ телевидениесенә сөйләгәндә Безос авырлыгы 2-3 килодан артмаган төргәкләрне пилотсыз очкычлар белән җибәрү юллары тикшерелә, диде. Сәхифә аша алынган товарларның 86% авырлыгы шул чамадан артмый икән.

Пилотсыз очкычлар товарны Amazon.com саклагычларыннан алып аны АКШта сатып алучының өенә төшерә торган итеп көйләнәчәк. Әлеге технологиянең биш ел эчендә гамәлгә керүе көтелә. Моның өчен хакимиятләр рөхсәте дә кирәк.

Безос бу ачышның сәүдә өлкәсендә инкыйлап ясаячагына өмет итә.
XS
SM
MD
LG