Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсенең Усть-Ишем татарлары хисап тотты


Көзге концертларда катнашучылар
Көзге концертларда катнашучылар

Омски өлкәсенең Усть-Ишем районы авылларында эшләүче үзешчән сәнгать коллективларының "Шаулагыз, Усть-Ишем урманнары" дип аталган көзге хисап концертлары үтте. Район күләмендә үткәрелгән бу чара тирә-як мохитне саклау елына багышланды.

Районның Әшевән, Илчебага авылларының мәдәният йортларында, Эбаргүл һәм Җәйләү авыллары клубларында эшләп килүче үзешчән сәнгать коллективларының концертлары инде булып үтте. Бу авылларда концерт кына әзерләп калмаганнар, төрле күргәзмәләр дә оештырганнар иде. Күргәзмәләрдә авылларның төрле эш осталары эшләре, чигү-челтәрләр куелган иде. Аннан тыш мәдәният хезмәткәрләре диварларга 1941-1945 елгы сугыш ветераннары турында белешмәләр, авылларның тормышы, мәдәният учакларының авыл халкы тормышында тоткан урыны турында мәгълүматлар да элгәннәр иде.

Гомумән, районның мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләре табигатьне саклау темасына карата чараларны кызыклы һәм файдалы итеп оештырганнар иде. Шунысы да игътибарга лаек, авылларда эшләүче хезмәткәрләренең шактые үз эшләрен яратып башкаручы яшьләр. Мәсәлән, Җәйләү авылы клубында бер елдан артык кына Тәнзилә Тимерханова эшли. Авыл артык зур түгел, хәтта мәктәбе дә юк. Шулай да, Тәнзилә ханым авыл клубында тәртип урнаштырырга, ямь кертергә өлгерде, балаларның актив эшләүче үзешчән сәнгать коллективын да оештыра. Илчебага авылы мәдәният йорты мөдире булып шулай ук яшь белгеч – Клара Йосыпова эшли. Әле бер ел гына эшләүенә карамастан Клара ханым үзен яхшы белгеч буларак күрсәтә алды. Ул башкарган эшләр әһәмиятле, мәгънәле була. Җәй көне ул Илчебагада "Авыл көне" бәйрәмен оештырды. Күрше-тирә авыл-районнардан, хәтта кайбер төбәкләрдән дә бәйрәмгә килүчеләр бихисап иде.

Хисап чаралары
Хисап чаралары
Клара Йосыпова хисап концертын да кызыклы итеп оештырды. Програмга ул төрле яшьтәге катнашучыларны җәлеп иткән, төрле жанрлар да керткән иде.

Тирә-як мохитне саклау елына багышланган концертлар Усть-Ишем районының Әшевән, Эбаргүл авылларында да үтте. Әшевәндә концертны авыл клубында мөдир булып әле ике ай гына элек эшли башлаган Илнур Байбиков әзерләде. Анда Әшевән мәктәбе укучылары да, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр дә, Омскиның өлкә күләмендә үткәрелгән "Татар җыры - 2013" бәйгесендә катнашып тамашачыларның мәхәббәтен генә түгел, призлы өченче урын да яулаган "Аккош" ансамбле дә катнашты.

Илнур әфәнде туган авылында шактый абруй казанган шәхес, Әшевәндә бер генә вакыйга да аның катнашыннан башка үтми. Дини бәйрәмнәр – Ураза һәм Корбан гаетләрен оештыручы да - ул.

Эбаргүл авылы клубында ике белгеч эшли. Рәисә Ниязова мәдәни чаралар оештыручы булса, быел гына Омскида мәдәният коллиятен тәмамлап кайткан Чулпан Тимербаева - клуб эшенең методикасы буенча белгеч. Алар икәүләп әзерләгән концерт програмы үзенең күптөрлелеге, күпжанрлы булуы белән үзенчәлекле булды.

Табигать иминлегенә багышланган көзге хисап концертлары Усть-Ишем районының барлык татар авылларында да үтәчәк. Хәзер районның Кайнаул, Тибенде һәм Саургач авылларында әзерлек эшләре бара.
XS
SM
MD
LG