Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски татарлары актив тормышта яши


Таулы авылы балалары үзләре ясаган кош оялары белән
Таулы авылы балалары үзләре ясаган кош оялары белән

Омскиның күп кенә татар авылларында яшәүче милләттәшләребезнең эшчәнлеге соңгы елларда аеруча активлашты. Авылларда төрле мәдәни чаралар, очрашулар үткәрелә, анда өлкәннәр дә, балалар да катнаша.

Ноябрь аенда Тара шәһәренең Дуслык йортында әниләргә багышланган “Әниемнең йөрәк җылысы” дип исемләнгән ял кичәсе булып узды. Кичә әниләр хөрмәтенә оештырылган иде. Чара барышында “Нур” вокал ансамбле аналар хөрмәтенә җырлар башкарды, биюләр күрсәтте, шигырьләр укыды.

Әниләр көне
Әниләр көне
Концерт тәмамланганнан соң очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Әниләр чәй эчтеләр, үзара аралаштылар, кунак булдылар. Алар өчен викторина да оештырылган иде. Сораулар шактый катлаулы булса да, әниләр аларның барсына да дөрес җаваплар бирделәр. Аннары әниләр яшь чакларында җырлаган җырларын искә төшерделәр, бергәләп җырлап та күрсәттеләр. “Яшьлегемә кайтып килгән кебек булдым”, диде 75 яшен тутырган Сания апа Садыкова.

“Һәрвакыт безнең уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниләребезгә саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш телибез. Кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр, озын гомерле булсыннар”, диде йомгаклау сүзендә “Нур” мәдәният үзәге җитәкчесе Рушания Курманова.

Сәет авылында “Уңыш бәйрәме” үтте

Тара районының Сәет авылында да төрле чаралар үткәрелеп тора. Ноябрь аенда мәктәптә “Уңыш” бәйрәме оештырылылды. Мәктәп фойесында укучылар, аларның әти-әниләре көче белән күргәзмә оештырылган иде. Анда укучылар үзләренең бакчаларында үстергән кабак, кәбестә, кишер, кыяр, бәрәңге кебек яшелчәләрдән кызыклы композицияләр ясаган иделәр.

Сәеттә "Уңыш" бәйрәме
Сәеттә "Уңыш" бәйрәме
Сәеттә бер генә бәйрәм дә концерт, бәйгеләрдән башка үтми. Бу юлы да кагыйдәдән тайпылыш булмады. “Уңыш” бәйрәме барышында кызыклы ярышлар да, җитди бәйгеләр дә оештырылды. Балалар көзгә һәм мул уңышка багышланган шигырьләр укыдылар, әйтемнәр әйттеләр, җырлар җырладылар.
Көзгә багышланган такмалар әйтү бәйгесендә җиденче сыйныф укучысы Альбина Курманова җиңүче булды. Шигырь уку остасы дип тугызынчы сыйныф укучысы Марат Имяминов табылды. Ул бирелгән табышмакларны да бик тиз һәм дөрес чиште. Оста куллар бәйгесендә беренчелекне бишенче сыйныф укучысы Элиза Курманова яулады.

Бәйрәм барышында балалар җыр, бию һәм спорт ярышларында да катнаштылар. Ахырда һәр катнашучыга химаячеләр көче белән юнәтелгән бүләкләр бирелде, рәхмәт хатлары тапшырылды.

Балалар да, чарада катнашкан өлкәннәр дә бәйрәмнән канәгать иделәр. Барысы да оештыручыларга рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә андый бәйрәмнәрнең тагын да оештырылып торуын сорадылар.

Милли йолаларга сәяхәт

Тара шәһәрендә яшәүче балалар да милли йолаларыбызга битараф түгелләр. Моны ноябрь ахырында “Нур” татар мәдәният үзәге оештырган “Милли йолаларга сәяхәт” дип исемләнгән кичә күрсәтте. Кичә барышында балалар татар халкының йолалары, ризыклары турында сөйләделәр. Аннары балалар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар. Ахырда алар тамашачылар белән бергәләп “Түбәтәй”, “Яулык” кебек уеннар уйнадылар.

“Мондый чараларны без балаларда туган телебезгә мәхәббәт, милләтебез белән кызыксыну уянсын очен үткәрәбез. Мин ышанам - монда катнашкан балалар манкорт булып үсмәячәкләр”, диде “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рушания Курманова.

"Дуслык һәм җыр" бәйрәме

Шундый исемдәге бәйрәм ноябрь аенда Колосовка район үзәгендә оештырылды. Бәйрәм Татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Мәхәббәт” ансамбленең 15 еллык юбилеена багышланган иде.

Милли йолаларга багышланган бәйрәм
Милли йолаларга багышланган бәйрәм
Бәйрәм тантанасы район мәдәният сараенда концерт-кичә рәвешендә үтте. Беренчеләрдән булып коллективны район хакимияте башлыгы Сергей Чубарев тәбрикләде, катнашучыларга рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

“Татарларның Сабантуй бәйрәме күптән инде район бәйрәменә әверелде. Сезнең концертларыгызга да татарлар гына түгел, башка милләт халыклары да күпләп йөриләр. Районда яшәүче төрле милләт халыкларын берләштерүдә, милләтләр арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыруда сезнең керткән өлешегез әйтеп бетергесез, зур”, диде Чубарев. Аннары коллективка Колосовка район мәдәният бүлеге рәисенең, Омскиның “Дуслык йорты” җитәкчесенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

"Мәхәббәт" ансамблен юбилее белән район мәдәният йорты каршында шөгыльләнүче милли коллективлар, күпсанлы килгән кунаклар тәбрикләде. Чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды.

“Болай зурлауларын көтмәгән дә идек. Рәхмәт безнең эшебезгә шундый югары бәя биргәннәренә. Планканы төшермәс өчен безгә хәзер икеләтә көч куеп эшләргә туры киләчәк. Коллектив моны аңлый. Киләчәктә дә сынатмабыз дип уйлыйк,” ди ансамбль җитәкчесе Гөлсем Әмирова.

Таулы авылы балалары - тырышлар

Тевриз районының Таулы авылында балалар урамда “трай тибеп” йөрмиләр. Алар укытучылары Фәйрүзә Вахитова белән бергә һәрдаим нинди дә булса файдалы эш башкаралар. Мисал өчен, быел балалар октябрь-ноябрь айларында авыл урамнарын чүптән арындыру, мәктәп янын, спорт мәйданчыгын чистарту, картайган агачларның ботакларын кисү эшендә катнаштылар.

Әлбәттә, эшләр бер көн эчендә генә эшләнми. Балаларга авылны чүптән арындыру эшенә еш чыгарга туры килә. Әмма бер генә бала да бу эштән баш тартмый. Барысы да теләп катнаша.

Таулы авылы балаларының тагын бер шөгыленә тукталырга кирәк. Быел алар сыерчыкларга оялар ясадылар. Әлбәттә бу эштә аларга әти-әниләре дә, абый-апалары да булышкан. Балалар зур горурлык белән гаиләләрендә ясалган сыерчык ояларын мәктәпкә алып килделәр. Аларны тиешле урыннарга кагып куйгач, авыл тагын да матурланып киткән кебек булды.

Табигатьне саклау эшендә башлангыч сыйныф укучылары да катнаша. Алар быел Себер ягында кышлаучы кошчыклар өчен җимлекләр эшләделәр. Әзер булгач аларны агач ботакларына элеп чыктылар. Кышкы салкыннар башлангач, өйләреннән кошларга ризыклар алып килергә дә вәгъдә бирделәр.

Җимлек, сыерчык оясы ясау эшендә балаларның әти-әниләр дә катнаша. “Җимлекне ясаганда миңа әти булышты, буяганда - әни”, ди Зарина Шәрипова. “Миңа җимлекне абыем ясады. Мин булыштым - эш кораллары биреп тордым. Безнең җимлегебез бик матур килеп чыкты. Без аны матур буяулар белән буяп та куйдык. Кошлар яратмый калмас”, ди Родион Рәхимов.

Балалар тырышлыгы белән табигать сафлана, матурлана. “Мондый чаралар яшәгән җиребезнең экологиясен генә яхшыртып калмас, балалар күңелендә туган илебезгә карата мәхәббәт хисе дә уятыр,” ди укытучы Фирүзә Вахитова.
XS
SM
MD
LG