Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Авыл хуҗалыгы министрлыгына янган чиркәүләрне төзекләндерергә кушты


Татарстанда узган атнада ут төртеп яндырылган чиркәүләрне төзекләндерү эше президент Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына кушылды.

Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Яңа Чишмә районнарында янган православ чиркәүләрен яңадан төзү өчен агач әзерләү инде башланган. Барлык эшләр Татарстан митрополиясе белән киңәшләшеп башкарылачак. Миңнеханов бу эшне үз контроленә алды.

Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Кргановның Татарстан митрополиясенә янган чиркәүләрне төзекләндерү өчен бер миллион сум җибәргәне хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG