Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Мәдәният күперләре" күргәзмәсе ачылды


Казанда "Мәдәният күперләре" күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00

Казанда "Мәдәният күперләре" күргәзмәсе ачылды

2 декабрьдә Төркиянең Казан баш консуллыгы бинасында ачылган күргәзмәдә Төркия, Татарстан, Чуашстан рәссамнарының рәсемнәре тәкъдим ителде.

Күргәзмәдә төрек рәссамы Мәхмәт Башбуг үз әсәрләрендә күбрәк атларга һәм кыргыз халкына туктала. Татар рәссамы Хәмзә Шәриф күбрәк татар милләтен һәм аның мәҗүсилек тормышын тасвирлый. Чуаш рәссамы Праски Вити исә рәсемнәрендә үз халкының гореф-гадәтләрен чагылдыра.

Ачылышта чыгыш ясаган Төркиянең Казан баш консулы Сабри Тунч Ангылы моңа кадәр күп кенә рәсем күргәзмәләре оештырсалар да, өч милләтне вәкиллек иткән рәссамнарны әлегә кадәр бергә очраштыра алмауларын әйтте.

"Мин бүгенге очрашуны бик мәгънәле чара дип әйтер идем. Безнең арабызда инде болай да мәдәни багланышлар бар. Бүгенге сәнгатьчеләр исә бу багланышларны киләчәктә тагын да ныгытачак кешеләр", дип белдерде ул.

Рәсем күргәзмәсе 27 декабрьгә кадәр эшләячәк. Аны теләгән һәр кеше көндезге икедән кичке бишкә кадәр Төркия республикасының Казан баш консуллыгы бинасына килеп карый ала.
XS
SM
MD
LG